Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Мамадышның алдынгы укучылары өчен чыршы бәйрәме узды

Бүген Мамадыш төбәгенең иң алдынгы һәм иң сәләтле укучылары өчен традицион чыршы бәйрәме узды. Лидерларны Анатолий Иванов шәхсән хөрмәтли. Бәйрәмне елдагыча район мәдәният йорты бинасында оештырдылар. Ел саен, декабрь ае азагында, район башлыгының чыршы бәйрәме төбәгебез мәктәпләрендә белем алучы укучыларның иң-иңнәрен: фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда, фестиваль-бәйгеләрдә, спорт ярышларында җиңүчеләрне җыя....

Бүген Мамадыш төбәгенең иң алдынгы һәм иң сәләтле укучылары өчен традицион чыршы бәйрәме узды. Лидерларны Анатолий Иванов шәхсән хөрмәтли. Бәйрәмне елдагыча район мәдәният йорты бинасында оештырдылар.
Ел саен, декабрь ае азагында, район башлыгының чыршы бәйрәме төбәгебез мәктәпләрендә белем алучы укучыларның иң-иңнәрен: фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда, фестиваль-бәйгеләрдә, спорт ярышларында җиңүчеләрне җыя. Быел яшел чыршы тирәсендә күңел ачарга 360 укучы чакырылган иде. Бәйрәм башланганчы, алар өчен бинаның фойесында һәм спорт залында Балалар һәм яшүсмерләр йорты хезмәткәрләре мастер-класслар үткәрде: чыршы уенчыклары, мамык дисклардан кыш бабай ясарга өйрәттеләр, Яңа ел бәйрәменең төп геройларын рәсем итеп төшерделәр, киләсе ел хуҗасы булган әтәч уенчыклары иҗат иттеләр.
-Мин мондый бәйрәмдә әле беренче тапкыр гына. Олимпиада да яулаган җиңүем өчен чакырдылар. Бик матур әзерләнгән,- ди шәһәрдәге 3нче санлы мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы Илдар Гулов.
-Бу уку елында татар әдәбияты фәне буенча уздырылган район олимпиадасында 1нче урынны яуладым. Шушы уңыш мине кабаттан төп елкага китерде. Моңа кадәр бер булган идем инде. Яхшы бүләкләр әзерләгәннәр безгә,- ди Урта Кирмән мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Марат Каюмов.
Мамадышыбызның, Татарстаныбызның, илнең иртәгесе көне алар кулында булачак. Моны үзенең чыгышында районыбыз җитәкчесе Анатолий Иванов та искәртте.
-Бу балалар белән ничек горурланмыйсың инде?! Әлбәттә, алар безнең өчен зур горурлык. Илледән артык укучыбыз төрле олимпиадаларда җиңү яуладылар. Мондый уңышның бездә әле булганы юк иде. Алар һәр җиңү белән район дәрәҗәсен күтәрәләр! Зур рәхмәт әти-әниләренә дә! Киләсе ел тагын да уңышлырак булсын иде,- дип искәртте район башлыгы Анатолий Иванов.
Район башлыгы укуда ирешкән уңышлары өчен бер төркем укучыларга рәхмәт хатлары тапшырды.
Тәбрикләү тантанасына кадәр залдагыларга "Көнчыгыш төне" дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Ул музыкаль номерлар белән үрелеп барды.
Соңыннан, район башлыгының чыршы бәйрәменә килгән һәр укучыга да Кыш бабай белән Кар кызы күчтәнәчләр өләштеләр.

Илнур Юнысов

Фото: Николай Михайлов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев