Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Мамадышлы Нәгыйм Нәкыйпов “Иң яхшы инженер“ бәйгесен отты

Казанда, авыл хуҗалыгы министрлыгы урнашкан бинада тантаналы чара узды. Биредә "ТР авыл хуҗалыгы сәнәгате өлкәсенең иң яхшы белгече" конкурсына нәтиҗә ясадылар. Үз һөнәрләренең осталарын вице-премьер, республиканың аграр министры Марат Әхмәтов һәм аның урынбасарлары хөрмәтләде. "Иң яхшы инженер" номинациясендә мактау грамотасы һәм грантка район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Нәгыйм...

Казанда, авыл хуҗалыгы министрлыгы урнашкан бинада тантаналы чара узды. Биредә "ТР авыл хуҗалыгы сәнәгате өлкәсенең иң яхшы белгече" конкурсына нәтиҗә ясадылар. Үз һөнәрләренең осталарын вице-премьер, республиканың аграр министры Марат Әхмәтов һәм аның урынбасарлары хөрмәтләде. "Иң яхшы инженер" номинациясендә мактау грамотасы һәм грантка район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Нәгыйм Нәҗип улы Нәкыйпов лаек.

Мамадыш төбәгендә хезмәт юлларын яшьтән үк авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйләп, шушы өлкәдә озак еллар армый-талмый хезмәт куйган, бүгенге көндә дә эшчәнлекләрен дәвам итеп, яшь буынга үрнәк булырдай шәхесләр бик күп. Нәгыйм Нәҗип улы Нәкыйпов әнә шундыйларның берсе.

1952нче елның 29нчы мартында Баскан авылында дөньяга килгән егет, үзләрендә башлангыч, күршедәге Усалида урта мәктәп тәмамлаганнан соң, ике дә уйламыйча, Казанга, авыл хуҗалыгы институтының механика бүлегенә юл тота.

Дипломлы белгеч хезмәт юлын "Усали агрохимтрест" оешмасында башлый. Аннан бер ел армия хезмәте. Ватан алдындагы изге бурычын Герминиядә үти героебыз. Солдат формасын салуга, кабаттан авыл хуҗалыгы өлкәсе, туган җир, аңа булган мәхәббәт хисләре үзенә тарта Нәгыйм Нәҗип улын.

19 ел "Мамадыш авыл хуҗалыгы техникасы" җәмгыятендә баш инженер булып эшли. 1997нче елдан районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә. Төрле елларда бүлек җитәкчесе, баш инженер вазыйфаларын башкара, бүгенге көндә консультант. Әмма ул биләгән вазыйфаларның исемнәре алышынып торса да, төп бурыч һәм эшнең асылы шул ук кала: районның авыл хуҗалыгы оешмаларында механизация өлкәсенә кагылышлы вәзгыятьне контрольдә тоту, белгечләр өчен укулар, семинар-киңәшмәләр үткәрү, оператив мәгълүматларны туплау һәм башкалар. Язгы һәм көзге кыр эшләре чорында кояш белән торып, караңгыга кадәр эштә булырга туры килә. Әмма шулай булса да, кабаттан яңа һөнәр сайлау мөмкинлеге туса, Нәгыйм Нәкыйпов шушы юлдан тайпылмас идем, ди.

Бик еш булмаса да, яраткан шөгыленә, заманча әйтсәк, хоббиена да вакыт таба Нәгыйм Нәҗип улы. Кечкенәдән спортны үз итә ул.

Гаилә хәленә килгәндә, тормыш иптәше Нурзилә ханым белән 3 бала үстерделәр: 2 кыз һәм бер ул. Әби-бабасын сөендереп, 5 онык үсеп килә. "Тормышымның бөтен мәгънәсе әнә шулар инде хәзер",- ди героебыз. Иң зур теләге- сау-сәламәт булып, гаиләсе, балалары, оныклары белән бәхетле-матур гомер кичерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев