Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Мамадышка Кытай делегациясе килде

Татарстанга Кытай Халык Республикасының Синьцзян-Уйгур автономияле районының Җитештерү-төзелеш корпусы рәисе урынбасары Кун Синлун җитәкчелегендәге Кытай делегациясе килгән иде. Кичә алар Республиканың Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов белән очраштылар. Ә бүген Кытай делегациясенең бер өлешен Мамадыш төбәге кабул итте. Кунакларны иртәнге сәгать ун тулып киткәч, "Вятка" сәнәгать мәйданчыгы территориясендә район башлыгы...

Татарстанга Кытай Халык Республикасының Синьцзян-Уйгур автономияле районының Җитештерү-төзелеш корпусы рәисе урынбасары Кун Синлун җитәкчелегендәге Кытай делегациясе килгән иде. Кичә алар Республиканың Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов белән очраштылар. Ә бүген Кытай делегациясенең бер өлешен Мамадыш төбәге кабул итте.

Кунакларны иртәнге сәгать ун тулып киткәч, "Вятка" сәнәгать мәйданчыгы территориясендә район башлыгы Анатолий Иванов һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов каршы алдылар. Делегация составында 25 кеше булып, аларның 17 Кытай вәкилләре иде.

Эшлекле сәфәр алга таба түбәндәге маршрут буенча узды: Мамадыш икмәк кабул итү предприятиясе, "Апрель" күңел ачу-кунакханәләр комплексы (төшке аш), АПК "Азык-төлек прграммасы" җәмгыяте һәм "Нократ" агрофирмасының "Таң" бүлекчәсе.

Әлеге сәяхәт кысаларында яклар Татарстан территориясендә агросәнәгать комплексы өлкәсендә эре инвестицион проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты. Проект республиканың берьюлы берничә районын үз эченә ала, терлекчелекне һәм игенчелекне үстерүне, шулай ук эшкәртү җитештерүләрен булдыруны күз алдында тота. Кытай ягы сугару системаларына һәм авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуга җитди инвестицияләр кертергә җыена.

Соңыннан төркемнең җитәкчесе, "Цзи Синь" коммерцияле инвестицион-идарәче компаниянең идарә рәисе Гао Чжиган әфәнде белән интервью яздырдык. Ул менә нәрсәләр сөйләде: "Татарстанга, аерым алганда Мамадыш районына булган эш сәфәребез бик тә ошады. Бик файдалы очрашу булды бу. Нәтиҗәсе дә өметле булыр дип уйлыйм. Безгә бизнес өлкәсендә бик күп тәкъдимнәр җиткерелде. Аларны ныклап өйрәнәчәкбез һәм тормышка да ашырырбыз, дип уйлыйм. Планнарыбыз бар. Ә табигатегезгә килгәндә, искиткеч. Мин монда рәхәтләнеп эшчәнлек алып барыр идем".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X