Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Мамадыш төзүчеләрен хезмәт иминлегенә күбрәк әһәмият бирергә чакырдылар

Бүген Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында традицион эшлекле видеокиңәшмә узды. Чара министрлык һәм идарә җитәкчеләре, муниципаль район һәм алдынгы оешма башлыклары катнашында узды. Аны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә үткәрделәр. Республиканың төзелеш тармагындагы вәзгыять хакында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хисап тотты. Ведомство җитәкчесе объектларда хезмәт иминлегенә...

Бүген Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында традицион эшлекле видеокиңәшмә узды. Чара министрлык һәм идарә җитәкчеләре, муниципаль район һәм алдынгы оешма башлыклары катнашында узды. Аны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә үткәрделәр.
Республиканың төзелеш тармагындагы вәзгыять хакында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хисап тотты. Ведомство җитәкчесе объектларда хезмәт иминлегенә күбрәк әһәмият бирергә чакырды. Аның белдерүенчә, ел башыннан республикада дүрт авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Ел башыннан алып, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 337 тикшерү үткәрелгән.
Видеокиңәшмә тәмамлануга, сөйләшүне урында район башлыгы Анатолий Иванов дәвам итте. "Барлык объектларда да хезмәт иминлеге беренче урында булырга тиеш. Даими рәвештә тикшерүләр уздырыгыз. Кимчелекләрне үзвакытында юк итү шарт",- диде район башлыгы.
Биредә шәһәрдәге күпфатирлы йортларга, мәгариф учрежденияләре биналарына капиталь ремонт уздыру, гомумйорт ихтыяҗлары темасы да күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев