Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Мамадыш районында яңа һәйкәл ачылды

Бөек Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә районыбыз территориясендә тагын бер яңа һәйкәл ачылды. Бүген Түбән Козгынчы авылының мәдәният йорты янәшәсендә сафка бастырылып, яу кырыннан әйләнеп кайта алмаган якташларының исемнәре уеп язылган һәйкәл янәшәсендә тантаналы чара үткәрделәр. Бәйрәм программасы илебезгә 71 ел элек азатлык һәм тынычлык алып килгән ветераннарыбызга, тыл...

Бөек Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә районыбыз территориясендә тагын бер яңа һәйкәл ачылды. Бүген Түбән Козгынчы авылының мәдәният йорты янәшәсендә сафка бастырылып, яу кырыннан әйләнеп кайта алмаган якташларының исемнәре уеп язылган һәйкәл янәшәсендә тантаналы чара үткәрделәр.

Бәйрәм программасы илебезгә 71 ел элек азатлык һәм тынычлык алып килгән ветераннарыбызга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына рәхмәт сүзләре әйтүдән башланып китте. Каһарманнар истәлегенә һәйкәл төзү, аны тәртиптә тоту шулай ук рәхмәт һәм хөрмәт билгесе булып тора.

-Бу урында 80нче еллар башында төзелгән һәйкәл бар иде инде. Еллар узу белән ул шактый таушалды, искерде. Шуңа да, уйлаштык-уйлаштык та, халык фикерен өйрәнгәннән соң, аның урынына яңасын төзү идеясе туды. Ә бу эшне тормышка ашырырга якташыбыз, Кыраулда туып, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче, "Татспиртпром" җәмгыятенең куркынычсызлык хезмәте җитәкчесе Илнур Мансур улы Галиев алынды. Барлык материалларын кайтарды, без дә кулдан килгәнчә ярдәм иттек. Эшне Олыяз авылы осталары башкарды. Апрель аенда төзи башлаган идек, бүген менә күргәнегезчә, бик матур объект инде әзер,- дип сөйләде Олыяз авыл җирлеге башлыгы Илдус Хәев.

Тантанада катнашучыларны район башлыгы Анатолий Иванов исеменнән аның урынбасары Ришат Сәмигуллин тәбрикләде.

-Олыяз авыл җирлеге өчен аеруча истәлекле көн бүген. Һәйкәлләр буыннарны бәйләп тора. Бу зур эштә катнашучыларга рәхмәт белдерәм,- диде Ришат Сәмигуллин. Ул шулай ук хөрмәтле ветераннарга Анатолий Иванов имзалаган бәйрәм котлавын да укыды. Хатка өстәп: "Без сезнең алда баш иябез, барыгызга да шушы тыныч көннәр бәрабәренә куйган тырышлыгыгыз өчен тирән рәхмәтемне белдерәм",- диде Ришат Сәмигуллин.

Тантанада ветераннарны шулай ук "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльмира Әхмәтова, җирле ветераннар советы рәисе Юрис Мөхлисов, килгән кунаклар тәбрикләделәр.

Яңа һәйкәлдә Түбән һәм Югары Козгынчы, шулай ук Кыраул авылларыннан булган 149 каһарманның исем-фамилияләре урын алган. Яу кырыннан исән-имин әйләнеп кайткан 113 солдатның бүген нибары берсе генә исән. Ленинград блокадасында катнашкан Хөсәен абый Фәхретдинов ул. Җирлектә тагын 48 тыл хезмәтчәне һәм солдат толлары исәпләнә. Олыяз авыл җирлеге буенча, фашист илбасарларын каршы көрәштә 614 кеше катнашкан һәм аларның 271 генә туган якларына кабаттан әйләнеп кайта алганнар. Гомумән, фронтта ятып калган мамадышлыларның саны 8 меңнән артык.

Митингта катнашучылар әтиләрен, бабайларын, абыйларын күз яшьләре һәм 1 минут тынлык белән искә алды.

Әлеге чараларда һәйкәлләрне булдыруда активлык күрсәткәннәр район җитәкчелеге тарафыннан билгеләп үтелде, мәктәп укучылары ветераннарга патриотик рухта әзерләгән чыгышларын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев