Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Мамадыш районы башлыгы өлкәннәрне тәбрик итә

1нче октябрь - Халыкара өлкәннәр көне! Шул уңайдан Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов якташларыбызга бәйрәм мөрәҗәгате юллады. Анда түбәндәге юллар бар: "Хөрмәтле райондашлар! Гадәттәгечә, 1нче октябрь көнне өлкән кешеләргә хөрмәт йөзеннән Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Һичкайчан картюны белмәс, игелекле күңелле, зирәкле өлкәннәребез, бездән рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз....

1нче октябрь - Халыкара өлкәннәр көне! Шул уңайдан Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов якташларыбызга бәйрәм мөрәҗәгате юллады.

Анда түбәндәге юллар бар: "Хөрмәтле райондашлар! Гадәттәгечә, 1нче октябрь көнне өлкән кешеләргә хөрмәт йөзеннән Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Һичкайчан картюны белмәс, игелекле күңелле, зирәкле өлкәннәребез, бездән рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз. Без сезнең белән горурланабыз. Һәркайсыгызның үз язмышы, тормыш юлы. Барыгыз да күпме авырлыклар кичердегез сез - Бөек Ватан сугышы фронтларында сугыштыгыз, тылда хезмәт иттегез, төбәкнең икътисадый потенциалын тәэмин иттегез. Барлык сынауларда да сез якты киләчәккә ышаныч һәм өмет сакладыгыз. Бүген дә сез районның, предприятиеләр һәм оешмаларның, авыл җирлекләренең ветераннар советлары эшендә актив катнашасыз, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә үзегездән сизелерлек өлеш кертәсез.
Районда өлкән яшьтәге мамадышлыларның тормышларын яхшырту юнәлешендә конкрет чаралар күрелә. Өлкән яшьтәгеләр төбәгебездә 11337 кеше тәшкил итә. Шуларның 223е 90 яшь чиген атлап уздылар, 100 яшьлек өч кеше яши. Безнең бурыч - өлкән яшьтәгеләргә һәрвакытта игътибарлы булу, аларга һәръяклап ярдәм итү.
Хөрмәтле өлкән яшьтәге райондашларыбыз! Сезгә нык сәламәтлек, тынычлык һәм дуслыу телим. Һәр көнегез сезнең өчен кадерле булган кешеләр тарафыннан кайгырту һәм җылылык белән үтсен!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев