Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Мамадыш муниципаль районында терроризмга каршы комиссиянең чираттагы киңәйтелгән утрышы узды

Агымдагы елның 28нче августында Мамадыш муниципаль районында терроризмга каршы комиссиянең чираттагы киңәйтелгән утрышы узды. Сигез пункт белән көн тәртибенә куелган мәсьәләләрнең барысы да актуаль. Республика көне, Белем көне, Корбан гаете кебек массакүләм бәйрәмнәр вакытында җәмәгатьчелек куркынычсызлыгын булдыру өчен өстәмә саклык чаралары күрү; транспорт объектларын, транспорт инфраструктурасын саклау, шулай ук мәктәп...

Агымдагы елның 28нче августында Мамадыш муниципаль районында терроризмга каршы комиссиянең чираттагы киңәйтелгән утрышы узды. Сигез пункт белән көн тәртибенә куелган мәсьәләләрнең барысы да актуаль.

Республика көне, Белем көне, Корбан гаете кебек массакүләм бәйрәмнәр вакытында җәмәгатьчелек куркынычсызлыгын булдыру өчен өстәмә саклык чаралары күрү; транспорт объектларын, транспорт инфраструктурасын саклау, шулай ук мәктәп автобусларында балаларны имин йөртү; су объектлары сакланышы; антитерроризм һәм антиэкстремизм темасына багышланган чараларны яктырту төркемен төзү; район территориясендә "Экстремизмга - юк!" айлыгын оештыру; Урманчы авыл җирлегендә терроризм һәм экстремизмга каршы профилактика, дини оешмалар һәм физик затлар белән эшләү тәҗрибәсе; муниципаль район территориясендә гадәттән тыш хәлләр һәм террор актлары янавы, команда-штаб укулары, объект тренировкалары уздыру турында гражданнарга оператив мәгълүмат җиткерү системасының әзерлеге; агымдагы елның беренче яртыеллыгында терроризмга каршы район комиссиянең эшчәнлеген бәяләү турында уртага салып сөйләштеләр.

Районыбызда әлеге юнәлештә җитди проблемалар юк, тик мәкальдә әйтелгәнчә: "Агай, алдан сагай!" дип, уяулык беребезгә дә комачауламый. Утырышны алып барган район башлыгы, терроризмга каршы комиссия рәисе Анатолий Иванов та бу фикерне ассызыклады.

Сентябрь аенда районыбыз территориясендә "Экстремизга - юк!" айлыгы үтә. Традицион бу чара җәмәгатьчелекнең игътибарын милләтләр һәм конфессияләр арасындагы үзара дуслык һәм татулыкны ныгыту мәсьәләләренә юнәлтү, җәмәгатьчелектә терроризм һәм экстремизм идеологиясенә каршы түзеп тора алмаслык мөнәсәбәт булдыру максатыннан чыгып уздырыла. Терроризмга каршы комиссия рәисе айлык барышында уздырылырга тиешле чаралар планын раслады. Анда чагылдырылган 62 пунктта ай дәвамында әлеге темага багышлап бердәм дәресләр, лекцияләр, белем бирү учреждениеләренең терроризм һәм диверсиягә каршы әзерлеген ачыклауны үз эченә алган тикшерүләр, төрле конкурс, халык белән очрашулар, җыеннар, ата-аналар җыелышлары, спорт ярышлары һәм башкаларны уздыру күздә тотыла. Боларның барысы да бүгенге көннең актуаль проблемасына игътибарны тагын да арттырырга ярдәм итми калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев