Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Мамадыш өлкәннәренә урын түрдән

Бүген өлкәннәр декадасы старт алды. Гадәттәгечә, анда районыбыз оешмалары пенсионерларга ташламалы һәм түләүсез хезмәтләр күрсәтәчәкләр. 1-2нче октябрь көннәрендә шәһәр мунчаларында бушлай юунып чыгарга мөмкин булачак. Мондый мөмкинлекне "Шәһәр хуҗалыгы" предприятиесе җитәкчелеге тудыра. 1нче октябрьдә спирт заводы һәм "Мамадыш" совхозы мунчаларында-хатын-кызлар, 2нче октябрьдә ирләр көннәре. Үзең белән пенсионер таныклыгы булу шарт....

Бүген өлкәннәр декадасы старт алды.

Гадәттәгечә, анда районыбыз оешмалары пенсионерларга ташламалы һәм түләүсез хезмәтләр күрсәтәчәкләр. 1-2нче октябрь көннәрендә шәһәр мунчаларында бушлай юунып чыгарга мөмкин булачак. Мондый мөмкинлекне "Шәһәр хуҗалыгы" предприятиесе җитәкчелеге тудыра. 1нче октябрьдә спирт заводы һәм "Мамадыш" совхозы мунчаларында-хатын-кызлар, 2нче октябрьдә ирләр көннәре. Үзең белән пенсионер таныклыгы булу шарт. Мамадыштагы кайбер чәчтарашлар да декада барышында ташламалы хезмәт күрсәтү буенча игәнәлек акциясе үткәрергә җыеналар. Аларда да таныклыгыңны күрсәтәсе. Совет урамы, 1нче йорт адресы буенча урнашкан мастерскойда (Квасников А.В.) аяк киемеңне ремонтлатып алырга була. "Мамадыш" таксие да (8 965 604 04 40, 8 987 404 01 40) ветераннарыбызга бушлай хезмәт күрсәтергә вәгъдә иткән. 1нче октябрь көнне район мәдәният йортында, көндезге сәгать 2дә өлкәннәр өчен "Минем елларым-минем байлыгым" исемле бәйрәм концерты уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев