Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Мамадыш хоккейчылары Татарстан беренчелеген отты

Якшәмбе, 27нче март кичендә, Мамадыш боз сараенда гаять киеренке атмосфера хөкем сөрде. Биредә Татарстан беренчелегендә уйнаучы иң көчле ике ир-атлар командасының очрашуы билгеләнгән иде. Финал этабында безнең "Олимп" Чирмешән районы спортчыларын кабул итте. Хәлиткеч очрашуда мамадышлылар алдында бары тик җиңү яулау бурычы гына торды. Ник дигәндә, безнең бозда үткән беренче...

Якшәмбе, 27нче март кичендә, Мамадыш боз сараенда гаять киеренке атмосфера хөкем сөрде. Биредә Татарстан беренчелегендә уйнаучы иң көчле ике ир-атлар командасының очрашуы билгеләнгән иде.

Финал этабында безнең "Олимп" Чирмешән районы спортчыларын кабул итте. Хәлиткеч очрашуда мамадышлылар алдында бары тик җиңү яулау бурычы гына торды. Ник дигәндә, безнең бозда үткән беренче уенда кунаклар өстен чыктылар. Ә читтә уздырылган җавап матчында "Олимп" егетләре өстенлеккә ирешә. Өченче уенның 1нче периоды безнекеләр файдасына 4:0 исәбенә төгәлләнде. Алдагы өлештә кунаклар җавапсыз ике алка керттеләр. Соңгы периодта исәп 4:3 булды. Иң азактан тренерыбыз Ринат Ризванов 5нче алканы кертте. Шул рәвешле, безнекеләр Татарстан беренчелеген оттылар. Командабыз сакчысы Рөстәм Әхәтов иң яхшы уенчыларның берсе итеп таныла.

Николай Михайлов фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев