Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Мамадыш көрәшчеләре Россия ярышыннан медаль белән кайтты

Кичә 19 сәгатьләр тирәсендә Казан шәһәреннән яшь көрәшчеләребез кайтты. Раил Хәбибрахманов, Рөстәм Ханов, Ришат Исхаков һәм Данис Хәкимов Татарстан җыелмасы командасы составында республика данын якладылар. Милли көрәш буенча Россия беренчелегендә барлыгы 19 команда катнашкан. Безнекеләр, ә аерым алганда Раил белән Рөстәм республика командасына февраль аенда 2000-2001нче елларда туган яшүсмерләр арасында...

Кичә 19 сәгатьләр тирәсендә Казан шәһәреннән яшь көрәшчеләребез кайтты.

Раил Хәбибрахманов, Рөстәм Ханов, Ришат Исхаков һәм Данис Хәкимов Татарстан җыелмасы командасы составында республика данын якладылар. Милли көрәш буенча Россия беренчелегендә барлыгы 19 команда катнашкан.

Безнекеләр, ә аерым алганда Раил белән Рөстәм республика командасына февраль аенда 2000-2001нче елларда туган яшүсмерләр арасында "Сабантуй" газетасы призына Мамадышта уздырылган ярышларда беренче урынны яулаганнан соң, ә Ришат белән Данис Алабугада "Татарстан яшьләре" газетасы призы бәйгеләрендә17-18 яшьлекләр арасында җиңү яулап эләккәннәр иде.

Нәтиҗәдә Рөстәм Ханов, Ришат Исхаков һәм Данис Хәкимов үз авырлыкларында чемпион калсалар, Раил Хәбирахманов финалда гына оттырып, икенче урынны яулады.

Егетләрне һәм аларның остазы Рафаэль Хәмидуллинны "Олимп" боз сараенда район башкарма комитеты җитәкчесе Салават Гыймранов каршы алды, җиңүләре белән тәбрикләде, аларның уңышларына барлык мамадышлыларның сөенүләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев