Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Күпмилләтле Мамадышны тәкъдим итәчәкләр

Район иҗтимагый Советының 1нче март көнне узган чираттагы утырышында Мамадыш районында милли консепциянең тормышка ашырылуы, милли мәгарифнең торышы, район территориясендә яшәүче халыкларның традицияләрен һәм мәдәниятларын саклау турындагы мәсьәләләр тикшерелгәннән соң, Татарстан халыкларының өченче съездына делегатлар сайлау булды. Әлеге съездга күпмилләтле Мамадышыбыздан делегатлар итеп муниципаль районыбыз башлыгы, республика Керәшен җәмгыяте идарәсе...

Район иҗтимагый Советының 1нче март көнне узган чираттагы утырышында Мамадыш районында милли консепциянең тормышка ашырылуы, милли мәгарифнең торышы, район территориясендә яшәүче халыкларның традицияләрен һәм мәдәниятларын саклау турындагы мәсьәләләр тикшерелгәннән соң, Татарстан халыкларының өченче съездына делегатлар сайлау булды.


Әлеге съездга күпмилләтле Мамадышыбыздан делегатлар итеп муниципаль районыбыз башлыгы, республика Керәшен җәмгыяте идарәсе президиумы әъзасы Анатолий Иванов (делегация җитәкчесе); муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова; Зур Шыя урта гомумбелем мәктәбе директоры, мирий иҗтимагый оешмасы рәисе Лидия Баймурзина; Пойкино авыл клубы мөдире, удмуртларның Мамадыш районындагы милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Людмила Герасимова; Мамадыш политехник көллияте директоры, "Рус мәдәнияте җәмгыяте" иҗтимагый оешмасы рәисе Николай Егоров; район ветераннар советы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитытының җирле бүлекчәсе рәисе Гөлнәзирә Талипова; "ТАТМЕДИА" АҖнең "Нократ" мәгълүмат-матбугат филиалы бүлек мөхәррире, татар хатын-кызларының "Ак калфак" җәмгыятенең яшьләр канаты әгъзасы Әйгөл Әхмәтшина; республика балалар-үсмерләр көрәш мәктәбе директоры Евгений Алипов расландылар.
Съезд 22нче апрель көнне республикабыз башкаласы Казанда узачак. Икенче съезд моннан ун ел элек үткәрелгән булган. "Милли мәсьәлә - тормыштагы иң төп һәм мөһим мәсьәләләрнең берсе. Илебез күпмилләтле. Бигрәк тә соңгы елларда, илебездә милләтләр дуслыгын ныгыту юнәлешендә, Россия һәм Татарстан җитәкчеләренең акылолы сәясәте нәтиҗәсендә, матур эшләр башкарыла. Милләтләр тынычлыкта һәм дус яшиләр",-диде район иҗтимагый Советы рәисе Хәлим Кәримов.


-Әгәр миңа Татарстан халыклары съездында сүз бирсәләр, мин күпмилләтле районыбыз халкының дус, бер гаиләдәй яшәве; үзебезнең милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне ничек итеп саклап калуыбыз турында сөйләр идем. Әле шушы араларда гына Зур Шыяда да май чабу, кышны озату, язны каршылау бәйрәме үткәрдек. Бездә ул Өарня дип атала. Бәйрәмдә олысы-кечесе катнашты, бик күңелле, истә калырлык булды,-ди Лидия Ивановна.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ
Рәсемдә: Татарстан халыклары съездына Мамадыш делегатларыннан бер төркем - Евгений Алипов (сулдан уңга), Алена Смирнова, Николай Егоров, Гөлнәзирә Талипова һәм Айгөл Әхмәтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев