Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

“Дулкыннар“ фестивале Мамадыш өчен тагын бер йолдыз ачты

Вокал, нәфис сүз; оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр; рәсем номинацияләрендә төрле яшь категорияләре буенча үткәрелгән "Дулкыннар" республикакүләм бәйгесе быел да гөрләп узды. Анда районыбыз данын шәһәрдәге икенче санлы лицей укучысы Рөстәм Павлов һәм Урта Кирмән мәктәбеннән җырчылар Ислам Абдуллин белән Зөлфәт Хәсәнов якладылар. Конкурсантларга бәяне ТР Халык артисты Миңгол Галиев, ТР...

Вокал, нәфис сүз; оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр; рәсем номинацияләрендә төрле яшь категорияләре буенча үткәрелгән "Дулкыннар" республикакүләм бәйгесе быел да гөрләп узды. Анда районыбыз данын шәһәрдәге икенче санлы лицей укучысы Рөстәм Павлов һәм Урта Кирмән мәктәбеннән җырчылар Ислам Абдуллин белән Зөлфәт Хәсәнов якладылар.

Конкурсантларга бәяне ТР Халык артисты Миңгол Галиев, ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Җаббарова, ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе Мөнирә Хәбибуллина, "Татарстан-Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе балалар һәм яшьләр тапшырулары иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рамилә Сәхабетдинова, ТР Атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин, ТР Атказанган артисты Флера Хәмитова кебек танылган шәхесләрдән торган жюри бирде.

Быел бәйгегә 1134 гариза кабул ителгән булган. Профессор Сәгыйт Хәбибуллин: "Катнашучыларның башкару осталыклары һәр ел саен үсә, камилләшә бара. Димәк, укытучылар да, укучылар да әзерләнүгә зур игътибар бирәләр. Мин "Дулкыннар" бәйгесен Россия күләмендә һәм халыкара киңлекләргә чыгарырга теләр идем", - диде.
17нче мартта Татарстан халыклары Дуслык йорты сәхнәсендә чая, җор телле, сүзгә оста һәм иҗатка гашыйк балалар һәм яшьләр чыгышыннан торган кабатланмас тамаша - "Дулкыннар" республикакүләм бәйгесенең гала концерты узды. "Вокал" номинациясенең "Яшьләр" төркемендә җиңү яулаган райондашыбыз Рөстәм Павлов анда бүләк алды. Рөстәмне зур җиңүе белән ихластан котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез!

Алсу Спиридонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250