Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бүген Мамадышта Нәүрүз бәйрәме узды

Мамадышта Нәүрүз - язны каршылау бәйрәмен уздыру матур традициягә әйләнде. Көн белән төн тигезләшкән вакытта, язгы кыр эшләренә чыгар алдыннан үткәрелә торган халкыбызның матур йоласы ул. Шимбә көнне иртәдән үк шәһәр үзәгеннән урамнарга таралган күңелле музыка авазлары мамадышлыларны бәйрәмгә чакырып торды. Нәүрүзне тамаша кылырга муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов һәм...

Мамадышта Нәүрүз - язны каршылау бәйрәмен уздыру матур традициягә әйләнде. Көн белән төн тигезләшкән вакытта, язгы кыр эшләренә чыгар алдыннан үткәрелә торган халкыбызның матур йоласы ул. Шимбә көнне иртәдән үк шәһәр үзәгеннән урамнарга таралган күңелле музыка авазлары мамадышлыларны бәйрәмгә чакырып торды.
Нәүрүзне тамаша кылырга муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов һәм башка рәсми затлар да килгән иде.
Чараны алып барган мәдәният хезмәткәрләре һәммәбезгә иминлек, муллык, бәхет теләделәр.
Бәйрәмгә гүзәл Нәүрүзбикә, Кояш һәм башка бик күп әкият геройлары килгәннәр. Өлкәннәр дә, нәниләр дә рәхәтләнеп күңел ачты бүген. Үзәк мәйдандагыларга күңелсезләнеп торырга бер җай да юк иде: телиләр икән тәмле карга боткасы, коймак, чәй белән сыйланалар, күңелле уеннарда катнашалар. Спорт бәйгеләрен шәһәрдәшләребез өчен районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре оештырды: таяк тартылар, чүлмәк ваттылар, кул көрәштерделәр.
Районыбызның авыл җирлекләре, фермерлар, оешма-предприятиеләр, эшмәкәрләребез бәйрәмне күңелле итәргә аеруча зур тырышлык куйган. Үзәк мәйданның як-ягында урнаштырылган сәүдә өстәлләре продукция белән шыгрым тулы иде.
Телибезме, теләмибезме Кыш бабайга китәргә вакыт җиткән. Әмма аның бер дә китәсе килми. Ахырда, барыбер дә Кыш бабайның Нәүрүзбикәгә юл бирми чарасы калмады. Яз гүзәлләре бәйрәмдәгеләрне тәмле ризыклар белән сыйладылар. Бәйрәм артистларыбызның дәртле, җыр-биюләре белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев