Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бүген Мамадыш үзәгендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

Көз айларында башланып, язга кадәр дәвам итүче авыл хуҗалыгы ярминкәләренең чираттагысы бүген үтте. Иртәнге сәгать 7 тулганда сату итү башланган иде инде. Чараны оештыру өчен җаваплы итеп бу юлысы Кирмән икътисадый зонасы билгеләнгән. -Кичә кичтән үк әзерлек эшләрен башладык. Палаткаларны кордык, өстәлләрне урнаштырдык. Ә бүген иртәнге сәгатьләрдән үк килеп, аларны...

Көз айларында башланып, язга кадәр дәвам итүче авыл хуҗалыгы ярминкәләренең чираттагысы бүген үтте.

Иртәнге сәгать 7 тулганда сату итү башланган иде инде. Чараны оештыру өчен җаваплы итеп бу юлысы Кирмән икътисадый зонасы билгеләнгән.
-Кичә кичтән үк әзерлек эшләрен башладык. Палаткаларны кордык, өстәлләрне урнаштырдык. Ә бүген иртәнге сәгатьләрдән үк килеп, аларны сый-нигъмәтләр белән тутырдык. Салкын дип тормый, шәһәр халкы йөри, итен, сөтен ала. Ә безнең үз эшебез- казан асып уха пешерәбез, самоворда чәй кайный,- дип сөйләде Кече Кирмән авыл җирлеге башлыгы Газинур Әскәров.
Үзәк мәйданда бу юлысы да башка җирлекләрдән килгән фермерларны да, шәһәр оешмаларын да, шәхси эшмәкәрләрне дә күрергә мөмкин. Алар шәһәрдәшләребезгә ит-сөт продукцияләре, камыр ризыклары, казылык, кайнатмалар, салатлар, бал, мунча себеркеләре, кул эшләнмәләре тәкъдим иттеләр. Тәкәнеш төбәгендә яшәүче Прокопьевлар да бер генә ярминкәне дә калдырмый икән.
-Безнең үз клиентларыбыз бар инде хәзер. Алар кайчагында алдан ук заказ биреп китәләр. Мәсәлән, икенче килгәндә сөяклерәк җирен алып килегез, яки майлырак урыны кирәк була, дип әйтәләр. Бүген дуңгыз һәм сыер ите сатабыз. Дуңгыз итенең килограммы 220 сумнан, сыер ите 280 сумнан,- ди фермер Прокопьевлар.
Ярминкә оештырылышы һәм барышы белән район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендәге комиссия дә танышты. Алар сатучылар һәм сатып алучылар белән аралаштылар, бәя бирделәр.
-Бүгенге ярминкә шулай ук яхшы оештырылган. Әмма авыл җирлекләренә ассортимент өстендә дә эшләргә кирәк әле. Бүген бу турыда да сөйләштек. Планканы төшерергә ярамый. Киңәшләрне бирдек. Алдагы ярминкәләрдә боларны истә тоту бурычы куелды,- диде район башлыгы Анатолий Иванов.
Үзәк мәйдан сәхнәсендә Кирмән икътисадый зонасына керүче авыл җирлекләреннән килгән сәнгать осталары чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев