Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бүген Мамадыш мәчетләрендә Тәравих намазлары башлана

Бүген мәчетләрдә беренче Тәравих намазлары укыла. Иртәгә мөселманнар уразага керә. Рамазан аенда һәркөн ураза тоту, ягъни таң яктылыгы җәелгән вакыттан башлап, кояш батканчыга кадәр ашамый, эчми һәм якынлык кылмый тору - балигъ һәм акыллы булган һәрбер мөэмин кешегә фарыз. Уразаның фарызлары өчәү: 1)ният кылу; 2) ашау-эчүдән тыелу; 2) якынлык кылудан...

Бүген мәчетләрдә беренче Тәравих намазлары укыла. Иртәгә мөселманнар уразага керә.

Рамазан аенда һәркөн ураза тоту, ягъни таң яктылыгы җәелгән вакыттан башлап, кояш батканчыга кадәр ашамый, эчми һәм якынлык кылмый тору - балигъ һәм акыллы булган һәрбер мөэмин кешегә фарыз.
Уразаның фарызлары өчәү:
1)ният кылу;
2) ашау-эчүдән тыелу;
2) якынлык кылудан тыелу.
Ураза тоту өчен күңел белән ният кылу җитә. Теле белән һичбер сүз әйтмәсә дә, күңеленнән иртәгә ураза тотачакмын дип уйласа, уразасы дөрес була.

Ураза тотар алдыннан түбәндәге сүзләрне (гарәпчә) укып, тел белән ният кылу мөстәхәб санала:
َوَيْتُ أَنْ أَصُومَ شَهْرِ رَمَضَانَ مِنَ الْفَجْرِ إِلَى الْمَغْرِبِ خَالِصًا لِلَّهِ تَعَالَى
Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамадаанә минәл-фәҗри иләл-мәгриби хаалисан лилләәһи тәгааләә.
Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә өчен, ихласлык белән таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр Рамазан уразасын тотарга ният кылдым.

Кояш баткач, көнлек уразаны тәмамлаганда ниндидер ризык, тоз яки су белән ифтар кылу, ягъни авыз ачу сөннәт санала. Хөрмә кебек татлы җимешләр белән ифтар кылу - мөстәхәб.
Ифтардан соң (авыз ачканнан соң) түбәндәге дога укыла:
اَللَّهُمَّ لَكَ صُمْتُ وَبِكَ أَمَنْتُ وَعَلَيْكَ تَوَكَّلْتُ وَعَلَى رِزْقِكَ أَفْطَرْتُ فَاغْفِرْ لِى يَا غَفَّارُ مَا قَدَّمْتُ وَمَا أَخَّرْتُ
Әллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкикә әфтартү фәгфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү.
Мәгънәсе: Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен тоттым һәм Сиңа гына иман китердем һәм Сиңа тәвәккәл иттем. Һәм Синең ризалыгың белән авыз ачам. Әй, гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, соңгы гөнаһларымны да ярлыка.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250