Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Мамадыш “Олимп“ы: зур исәп белән отабыз да, оттырабыз да

Узган ялларда шәһәребез хоккейчылары Татарстан беренчелеге кысаларында чираттагы очрашуларын уздырдылар. "Олимп-2003" командасы шимбә көнне башкалабызның "Стрела" командасын 9:2 белән тар-мар итсә, икенче көнне Әгерженең "Спутник" хоккейчылары Сергей Солодаев шәкертләре керткән 14 алкага бер белән генә җавап бирә алдылар. Илья Шевяхов җитәкләгән "Олимп-2002" командасы да җанатарларын сөендереп кенә торалар. Шимбә көнне...

Узган ялларда шәһәребез хоккейчылары Татарстан беренчелеге кысаларында чираттагы очрашуларын уздырдылар.

"Олимп-2003" командасы шимбә көнне башкалабызның "Стрела" командасын 9:2 белән тар-мар итсә, икенче көнне Әгерженең "Спутник" хоккейчылары Сергей Солодаев шәкертләре керткән 14 алкага бер белән генә җавап бирә алдылар. Илья Шевяхов җитәкләгән "Олимп-2002" командасы да җанатарларын сөендереп кенә торалар. Шимбә көнне алар Казанның "Стрела" командасын 5:1 исәбе белән бирелергә мәҗбүр итсәләр, икенче көнне Арчада җирле хоккейчыларны 15:2 исәбе белән оттылар. Дөресен әйткәндә, безнең командаларга республикабызда җитди каршылык күрсәтерлек коллективларның бармак белән генә санарлык икәненә тагын бер кат ышанасың. Алар Россия беренчелегендә дә сынатмаслар иде. Ә менә "Олимп-2007" командасына җанатарларын сөендерер өчен бозда көне-төне шөгыльләнү дә комачау итмәс иде. Безнекеләр үз бозларында Питрәч авылының "Пестрецы" командасына 1:6 исәбе белән җиңелделәр. "Олимп-2005" тә Менделеевсктан җирле командага 1:2 исәбе белән оттырып кайтты. "Олимп-2008" хоккейчылары әлегә уен күнекмәләрен камилләштерү белән мәшгульләр. Осталыкка ирешү өчен безнекеләр төрле төбәкләр командалары белән иптәшләрчә очрашулар уздыралар. Чөнки алар Яңа елдан соң Хоккей Федерациясе кубогы өчен көрәшә башлаячаклар. Үткән ялларда яшь хоккейчыларыбыз Удмуртиянең Можга шәһәреннән яшьтәшләрен кабул иттеләр. Кызганычка каршы, ике очрашу да кунаклар файдасына төгәлләнде.

Шунысын истән чыгармыйк, Можгада Боз сарае юк. Алар күнегүләрне шәһәрдән 60 километр ераклыктагы бер авылда салынган Боз сараенда ясыйлар икән.

Николай Михайлов

Фото:divomix.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев