Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

 Ике ел рәттән беренче

Татарстан Республикасы-ның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына милли көрәш буенча бәйгеләр Актанышта быел 15нче мәртәбә уздырылды. Төп бүләк өчен 1999-2001нче елларда туган яшүсмерләр көч сынашты. Актаныштан безнең көрәшчеләр гомумкоманда беренчелеген отып кайттылар. Узган ел да безнекеләргә тиңнәр булмаган иде. -Икенче команданың нигезен 2001нче елларда туган малайлар тәшкил итте. Турнирда исә,...

Татарстан Республикасы-ның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына милли көрәш буенча бәйгеләр Актанышта быел 15нче мәртәбә уздырылды. Төп бүләк өчен 1999-2001нче елларда туган яшүсмерләр көч сынашты.

Актаныштан безнең көрәшчеләр гомумкоманда беренчелеген отып кайттылар. Узган ел да безнекеләргә тиңнәр булмаган иде.

-Икенче команданың нигезен 2001нче елларда туган малайлар тәшкил итте. Турнирда исә, пьедесталга 1999нчы һәм 2000нче елларда туганнар күтәрелде. Шунысы сөенечле, авылларда да өметле көрәшчеләр бар бүген. Дүсмәттән Азат Гыйләҗев, Түбән Якедән Илнур Кәримуллин, Булат Юнысов, Кече Кирмәннән Илдар Хәбибуллин киләчәктә келәмнәрдә югалып калмаслар, дип уйлым. Икенче состав иллегә якын команда арасында унсигезенче булды.

Төп команданың чыгышына килгәндә, шәһәрдәге 4нче санлы мәктәптән Раил Хәбибрахманов белән 3нче мәктәптә укучы Рөстәм Ханов әлеге турнирда икенче ел рәттән беренче урынны яуладылар. Беренчесе былтыр - 36, быел 40 килограммга кадәрге авырлыкта җиңүче булса, икенчесе - 46 һәм 55 килограммнарда. Рөстәм өчен быелгы сезон, гомумән, уңышлы килде. "Сабантуй" газетасы призына ярышларда, Татарстан укучылары Спартакиадасында үз авырлыгында аңа тиңнәр булмады. Моннан тыш ул 1997-1998нче елларда туган яшүсмерләр арасында узган билбауларда көрәш буенча дөнья беренчелегеннән өченче урын белән кайтты. Аның 2000нче елда туганын истән чыгармыйк. Тагын бер өметле көрәшчебез-Югары Ушма мәктәбендә белем алучы Данис Хәкимов былтыр Актаныштагы ярышларда икенче урында иде. Быел исә, 70 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә җиңүгә иреште. Шунысы игътибарга лаек, ул икенче әйләнештә Россия беренчелеген откан Кукмара вәкиле Илдар Сәләхетдинов белән очраша. Көндәше башта 2:0 исәбе белән отып бара. Данис бөтен ихтыярын туплап, алышны үз файдасына тәмамлый. Финалда ул Лаеш көрәшчесен чиста җиңүгә ирешә. Аның авылдашы Илшат Галимбәковның мондый дәрәҗәдәге бәйгеләрдә тәүге мәртәбә генә катнашуы. Шулай булуга карамастан, ул 65 килограммга кадәрге авырлыкта финалда Азнакай вәкиленә генә оттырып, пьедесталның икенче баскычына күтәрелә.

Темага

Әлеге турнир үткәрелә башлаганнан бирле, районыбызның яшь көрәшчеләре, югарыда телгә алынган уңышлардан тыш, ике мәртәбә гомумкоманда беренчелегендә - икенче, бер тапкыр өченче урыннарны яуладылар.

Николай Зюрин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250