Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Хоккейчылар сынауларны яхшы уза

Үткән атна хоккей уеннарына бай булды. Командаларыбызның кайберләре җанатарларны сөендерсә, җиңелү ачысын уенчылар белән бергә татырга да туры килде. Бер командабызның оттыруннан зур трагедия ясарга кирәкми, минемчә. Николай Михайлов Сүз 2001нче елда туган хоккейчыларыбыз турында. Аларның Татарстан беренчелегендәге чыгышларын югары бәяләр идем. Чөнки беренче этапны егетләребез бер оттырусыз тәмамладылар. Иманым...

Үткән атна хоккей уеннарына бай булды. Командаларыбызның кайберләре җанатарларны сөендерсә, җиңелү ачысын уенчылар белән бергә татырга да туры килде. Бер командабызның оттыруннан зур трагедия ясарга кирәкми, минемчә.

Николай Михайлов

Сүз 2001нче елда туган хоккейчыларыбыз турында. Аларның Татарстан беренчелегендәге чыгышларын югары бәяләр идем. Чөнки беренче этапны егетләребез бер оттырусыз тәмамладылар. Иманым камил, "Олимп-2001" плей-оффның финалына да барып җитәчәк иде. Әмма республика хоккей федерациясендә утыручы түрәләр аркасында без мондый бәхеттән мәхрүм калдык. Чөнки плей-офф уеннарына Россия беренчелегендә чыгыш ясаган коллективларны куштылар. Кая монда спорт принцибы? Шуның нәтиҗәсендә Марсель Баһаутдинов шәкертләре икешәр мәртәбә чирек- һәм ярымфиналларда уйнарга мәҗбүр булдылар. Узган шимбәдә алар Россия беренчелегендә уйнаган көчле Яр Чаллы хоккейчылары белән очраштылар. Командабызның уйнавына югары бәя куйсаң да, ялгышмабыз. Үз бозыбызда кунакларга җитди каршылык күрсәтелде. Исәп - 4:3 белән ярчаллылылар файдасына. Җөмһүриятебезнең автогигант башкаласында да хоккейчыларыбызның каршылыгын мәйдан хуҗалары тиз генә сындыра алмадылар. Уенны өченче периодтагы бердәнбер алка хәл итте. Командабыз өченче урын өчен Әгерҗе командасы белән очрашачак.

"Олимп-1999" уенчылары да Татарстан беренчелегенең чирекфинал бәйгеләрен уңышлы башлап җибәрде. Көндәшләр - Чистай шәһәре хоккейчылары иде. Беренче очрашу аларның мәйданында узды. Егетләребез мәйдан хуҗаларын, чын мәгънәсендә, тар-мар иттеләр. Безнекеләр чистайлылар капкасына 17 алка кертсәләр, хуҗалар ике белән генә җавап бирә алдылар. Мамадыш бозындагы уенның беренче периоды җанатарларны шактый киеренкелектә тотты: көндәшләр капкасына нибары ике генә алка керде. Хоккейчыларыбызның алдагы очрашуда җиңү җиңел бирелгәч, тынычланганнарын сизү авыр түгел иде. Тренер Ринат Ризванов тәнәфес вакытында команда белән җитди сөйләшү уздырганы ярдәм иттеме, калган вакытта тагын җиде алка кунаклар капкасында булып чыкты.

Зурлар командасы өчен Яр Чаллының "Челнинские кабанчики" хоккейчылары белән очрашуы турнир хәленә тәэсир итмәсә дә, "Олимп" бу уенга өстән генә карарга тиеш түгел иде. Әмма кунакларны оту җиңел бирелмәде. Кайбер мизгелләрдә уенчыларның кайберләре хоккейның команда уены икәнен онытып җибәрделәр. Комбинацияле уен да җитмәде. Шуңа күрә 3:2 исәбе (мамадышлылар файдасына) безгә авыр бирелде.

Хоккейга килгәндә, бүген безнекеләр белән республикабызда күп кенә коллективлар исәпләшәләр. Командаларыбызның әлегә чыгышларын начар дип әйтеп булмый. Алар барысы да республика күләмендә финалга чыгып, җанатарларын сөендерерләр дип ышанасы килә. Әмма спортта гел җиңүләр генә яуланмый. Күтәрелешләр дә, аска тәгәрәүләр дә була. Тренерларга уңышсызлыклардан тиешле нәтиҗә ясап, киләчәктә аларны бетерү өстендә эшләргә кирәк. Иң мөһиме аларның да, уенчыларның да йөрәкләре хоккей диеп тибәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев