Шагыйрә белән очрашу
Никифорово мәдәният йортында якташыбыз, шагыйрә, Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты, атказанган мәдәният хезмәткәре, “Агымсу дулкыннары” җитәкчесе Гөлнур апа Васыйлова белән “Үз телемдә дәшү олы бәхет, һәркем дәшсен иде үзенчә” дигән очрашу кичәсе булып узды.
Бу очрашуга Гөлнур үзенең “Кышкы чия” ансамбле кызларын да (каләмдәшләр дә) – Рәкыя Дәвлетшина белән Илгизә Назыйрованы алып килгән иде. Кичәгә авылның китап сөюче, татар теленә, әдәбиятына, мәдәниятенә битараф булмаган күпсанлы укучылар җыелды. Өч сәгатькә сузылган кичә бер сулышта узып китте. Бәйрәм, бик матур итеп, Гөлнур Васыйлованың шигырьләре, җырлары белән үрелеп барды. Ул җырлады да, гармунда да уйнады, шигырьләрен дә укыды – үзенең киңкырлы шәхес икәнен күрсәтте.Укучылар аның балалар өчен язган шигырьләрен сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев