Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнгать

Ә сезнең әбиләр сандыгында ниләр сакланганын беләсегез киләме?

Буыннарның көмеш чылбырын өзмәскә иде...

 

Тугыз авылы “Ак калфак“ оешмасы җитәкчесе, абыстае Рузилә Зарипова һәм Келәүш урманчылыгы клубы мөдире Җәүдәт Шакиров бик кызыклы чара оештырганнар.  Мәдәният учагында мәктәп укучыларына Рузилә абыстайның сандыгында  яткан ядкарьләрне күрсәткәннәр. Ә ул искиткеч бай икән! Яшь чагында бүләк ителгән бизәнү әйберләре - беләзек, йөзек. Рузилә ханымның, аларны кулына алгач, “Йөзек салыш уены“ исенә төшкән дә, бергәләп уйнап та караганнар. “Чүпләмле“ уены да балаларга бик ошаган. Аннары орчык белән йон эрләгәннәр. Әбинең үзе чиккән сөлгесен, кулъяулыгын, әнисеннән калган чабатасын да  балалар бик кызыксынып караганнар. Әйе, үсеп килүче буын борынгы әйберләргә битараф түгел... Бу юнәлештә  җитди эшләүчеләр, шушылай кызыксындыра белүчеләр күбрәк булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев