Олыяз хатыннары туган тел турында сөйләштеләр
Алар авыл җирлеге, андагы учреждениеләр үткәргән төрле чараларда теләп катнашалар.
Олыяз авылы китапханәчесе Фәридә Гайнетдинова да үз төбәге халкы белән төрле кызыклы чараларны әледән-әле үткәреп тора. Шушы араларда гына ул китапханәгә бер төркем хатын-кызларны дәшкән иде. Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы унаеннан, ул “Телебезне саклап калыйк!” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Кунаклар әңгәмәгә актив кушылдылар, төрле сораулар да бирделәр.
Минневәрис Мингалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев