“Намазга баскач, күңелгә тынычлык таптым”
Җырчы Гөлнара ТИМЕРҖАНОВА гаиләсе белән Казанның Чистай урамында яши. Фатирында күрештек. Өйләрендә ремонт гөрләгән чак. Эш күп дип тормады, вакыт, җай тапты Гөлнара. Ишекне 6 яшьлек кызы Айзифа ачты.
— Бу йортта яши башлаганга 20 елдан артты. Шушы фатирдан бер җиргә күченәсем килми. Һәр почмагы, күршеләрем кадерле. Якында гына Казансу елгасы, Кол Шәриф мәчете күренеп тора, — ди Гөлнара. — Икенче тапкыр кияүгә чыккач, ирем әти-әнисе белән бергә яшәргә алып китмәкче иде. Бердән, үзем алган, ияләшкән фатирны калдырасым килмәде. Икенчедән, ничек кенә яхшы булсак та, аерым яшәү әйбәтрәк. Шуңа иремне күндердем, монда калдык.
“МӘГЪНӘЛЕ ИСЕМ САЙЛАДЫМ”
— Гөлнара, исем алыштыру — иң зур яңалыкларыңның берседер? Кайчан ниятләдең?
— 2019 елның октябрендә алыштырдым. Бу эчке тоемлау, күңел халәте кушып башкарылган гамәл. Мөселманча, тирән мәгънәле булсын дип эзләдем. Күзем Наимә исеменә төште. Шуны сайладым. Ирем дә бу адымымны аңлап кабул итте. Эстрадада, документларда Гөлнара булып калачакмын.
— Исем алыштырырга нәрсә этәрде?
— Тормышым җиңел булды ди алмыйм. Балачактан шулай. Аннан күз тию, барысы бергә җыелган инде.
— Намазга кайчанрак бастың?
— Ун ел элек ел саен бер көн калдырмый ураза тота башладым, корбан чалдырдым. Намазны тулысынча әле ике ай гына укыйм, дөресрәге, тырышам. Намаз уку тәртибен, догалар язылган плакатны ун ел элек бүлмәгә элдем. Карыйм да кире куя идем. Менә хәзер сәгате сукты. Бу — минем өчен бик зур адым. Намаз уку елата, юата, тынычландыра, ниндидер көч бирә. Уй-фикерем үзгәрде. Пандемия вакытында тормышның матурлыгын тагын да ныграк күрә башладым. Элек гастрольләр белән өйгә кайтып кермәдем. “Намазда булгач, җырларга ярамый бит”, — диючеләр дә бар. Бер абыстай белән киңәшләштем: “Нинди очракта да укы”, — диде. Хәзер өшкертергә мәчеткә йөрмим, үземне үзем өшкерәм, догалар укыйм, шуңа күңелем тыныч. Балалар да күреп үссен, дим. Намаз укыганда Айзифа да артымнан кабатлаштыра, ашап өстәл яныннан торганда дога укый.
— Балачагың авыр булдымы, Гөлнара?
— Биш бала үстек: дүрт кыз, бер малай. Әни кырыс булды. “Кызым”, — дип баштан сыйпап утырмады. Аны гаепләмим, заманы шундый булган. Әни кушканны шул сәгатьтә эшләмәсәң, эләгә иде. Үзе дә иркә тормышта үсмәгән. Әнисе яшьли үлеп, үги ана килгән, бик иртә хезмәткә җигелгән. Дөрес, үги булса да, Рәйхана әби кыерсытмаган. Үзе әни җылысын алмаганга, безгә дә шулайрак булды. Без бала тапкач та: “Бишегезне дә үзем тәрбияләдем, сез дә үзегез карагыз, миңа кайтармагыз”, — диде. Ә әти мәрхүм йомшак иде. Гөлнара 15 яшеннән Казанга чыгып китә. Казан музыка училищесына керергә ниятли. Биредә туганнары юк. “Поездга да утырган бала түгел идем. Әти биргән 40 сум белән ерак юлга чыгып киттем. Шуннан башлап тормышны үзем тарттым. Авыр шартларда да бирешмәдем”, — дип искә ала ул.
— Соңгы тапкыр туган нигездә кайчан булдың?
— 2019 елның октябрендә кайттым. Ул чакта концертлар, аннан 2020 елның язында пандемия башланды. Әни дә, вирус чорында йөрмәгез, диде. Апамнар атна саен кайта, алар туган якка якын тора. Быел, Айзифа укырга киткәнче дип, августта кайтырга планлаштырабыз. Әни күчтәнәчләрен җибәреп тора. Ул ялгызы яши. Заманында алдынгы сыер савучы иде.
— Иҗатың ни хәлдә?
— Җырлар языла, клиплар төшерәбез. Көйләр, сүзләрне үзем дә язам. Хәзер максатым — гастрольләрне бераз читкә куеп, кызым янәшәсендә буласым, ярдәм итәсем килә. Аннары үзе дә алдырып китә ул. Чакырган җиргә генә барып чыгыш ясарга исәп.
Җырчы Гөлнара ТИМЕРҖАНОВА белән тулы әңгәмә — “Ирек Мәйданы” газетасының 12 нче август санында.
Лилия ЙОСЫПОВА.
Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=34119
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев