Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәхнә

Мамадышның иң аһәңле тавыш ияләре

Бүген - Мәдәният хезмәткәрләре көне.

Шушы бәйрәм уңаеннан, “ТАТМЕДИА“ АҖнең “Мамадыш-информ“ филиалы да  киң җәмәгатьчелек игътибарына лаек булган чара үткәрде.

ВКонтакте социаль челтәрендәге  “Мамадыш-информ“ төркемебезгә язылучылар арасында  “Мамадышның иң шәп тавышы“  конкурсы шактый озак барды. Бәйгедә иң көчле ун җырчыбыз - Марат Локманов, Илфир Исламов, Илмир Сәмигуллин, Зөлфия Мөбарәкшина, Лилия Галиева, Айназ Нургалиев, Зөлфия Никифорова, Владимир Пестерев, Гөлнара Сабирова, Алсу Хәнәфиева  катнашты.  Барысы да - якташларыбыз, яисә язмышлары Мамадыш белән бәйле булган хөрмәтле шәхесләр, сәхнә тоткан җырчылар. Ярыш бик кискен барды.  Ә җиңүчене интернет дуслар билгеләде. 12362 кеше тавыш бирде. Нәтиҗәдә 2865 тавыш җыйган (23%) Илфир Исламов белән 1258 (10%) Марат Локмановны редакциябезгә чакырып тантаналы бүләкләдек. Очрашу бик җылы үтте. Бүләкләрен җырлап күрсәтмичә бирмәдек)))

Шул ук көнне  Илфир Исламов диплом белән бүләген  ВКонтактедагы шәхси битенә урнаштырган иде, башиярләреннән янәдән күп котлаулар, хуплаулар кабул итте. Бәйрәмгә үзгә ямь өсти алуыбызга коллективыбыз бик шат. Без мәдәниятне үзенең һөнәре иткән, тормышын  халык өчен бик кирәкле шушы хезмәткә багышлаган һәркемгә ихтирам һәм хөрмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да иҗади уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев