Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Шигърият

Тормыш - бүләк!

Шигъри дулкында тибрәлеп алыйк

Кадерен белеп яшик
Һәр мизгелнең тоеп мәгънәсен.
Чагыштырып карар өчен җирдә
Ходай биргән безгә һәммәсен.
Яман сүз әйтергә тел кычытса,
телсезләргә кара иң алда.
Бер җылы сүз данга илтә безне,
Бер хаксыз сүз-яра бу җанга!
Ир-хатыннан,хатын ирдән туеп
Аралары кинәт суынса.
Ялгызларга карап фикер йөртсен,
Яман уйлар башка җыелса...
Тормышыннан тәм тапмаган кеше
Гомер чиген уйлап карасын.
Яп-яшь килеш бакыйлыкка күчкән,
Ятимнәрнең йөрәк ярасын...
Үз баласын ташлап калдырганнар,
Балаларын яман күргәннәр
Уйласыннар иде гомер буе
Бала көткән хатын күргәндә...
Хезмәтеннән зарланганнар бардыр,
Сусаганда кемдер хезмәткә.
Шөкер итеп яшәү генә шифа,
Дәва булыр безнең йөрәккә.
Зарланудан кемнәр шатлык алган,
зарланудан кемгә ни файда?
Күреп,тоеп,аягымда йөреп
Яшәвемә рәхмәт Ходайга!

Гөлнур Айзат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев