Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Шигърият

Шагыйрә Илгизә Нәзирова каләмдәше Рәкыя Дәүләтшинаны олуг юбилее белән котлый

Бүген сөекле Мамадышыбызда гомер итүче асыл-затлы, олы хөрмәткә ия ханымнарның берсе Рәкыя апа Дәүләтшинага 70 яшь тула.

 

Тормышындагы әлеге күркәм вакыйга - матур юбилее уңаеннан, аңа иң җылы теләкләремне юллап, әлеге шигъри тәлгәшләремне багышлыйм.

 ЮБИЛЕЕҢ БУЛСЫН МӨБАРӘК!


Мин килдем!” - дип җирдә аваз салгач,
Тормыш юлларыннан китәбез.
Һәркайсыбыз ХАК ТӘГАЛӘ биргән
Гомер йомгагыбыз сүтәбез.
     “Тоташ бәхет” дигән язмыш - юктыр,
       Синеке дә - урау-бормалы.
       Гел башыңнан гына сыйпамады -
       Ничек кенә әле ормады?!
Бозлы җилләр, зәһәр давылларга
Каршы бардың, әмма сынмадың,
Зифа талда сайраган былбылдай,
Үз җырыңны суздың, тынмадың.
        Елларың, юк, әрәмгә узмаган -
        Лаеклы гамәлләр кылынган!
        Кыз, улыңа - асыл, алтын Әни,
         Оныклар тайпылмас юлыңнан.
Рәкыя апа, сөйкемле дускаем,
Син - дөнья бәһасе, чын Кеше!
Җитмеш яшең  - күркәм юбилеең -
Өлешеңә төшкән көмешең.
         Туган якның газиз балакае,
         Өртелсен мактауга исемең!
         Ихлас күңелемнән саулык телим,
          Котлы булсын ак-пакъ җисемең!

Шулай булсын, уң булсын, йа, РАББЫМ! Әәмииин!!!

Илгизә Нәзирова.

Мамадыш шәһәре. 27.01.2021.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев