Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Шигърият

"ШаҺ Нур" бәйгесе бара

Балалар бакчаларының өлкән төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында «Шаһ Нур» дип аталган иҗади бәйге бара. Аны «Нократ» газетасы редакциясе һәм аның каршындагы «Агымсу» әдәби-иҗат берләшмәсе үткәрә. Бәйгенең партнеры – Фәнил Гыйззәтуллин.

Ул күренекле эзтабар-язучы якташыбыз, узган ел рәхимсез авыру арабыздан алып киткән Шаһинур Мостафинга багышлана. Ике номинациядә үткәрелә. Беренче номинациядә – Шаһинур Мостафинга, икенчесендә – туган ягыбызга, Мамадышыбызга багышланган шигырьләр тәкъдим итәргә кирәк.

 

Редакциябезгә «Шаһ Нуры» конкурсына инде шактый шигырьләр кабул ителде. Аларның берничәсен игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

 

Шигырьләрне конкурска «Шаһ Нур бәйгесенә» дип, gazeta-nokrat@mail/ru электрон адресына җибәрергә дә, “Нократ” газетасы редакциясенә кертеп чыгарга да мөмкин.

Конкурска 12нче февральдә – Шаһинур Мостафинның туган көнендә йомгак ясалачак.

 

Ямьле Мамадыш төбәге

Төбәгебез Мамадыш,
Анда көн дә яңарыш!
Бик матур урамнары,
Нократыбыз  буйлары....

Авылым да бик ямьле,
Сулары да бик тәмле.
Биек, биек таулары,
Җиләкле урманнары...

Бик тырыш бездә халык,
Күлдән тоталар  балык.
Асрыйлар бик күп хайван,
Ат, сыер, кәҗә, куян.

Яшибез без дус-тату,

Туган якны яратып,

Әби-бабам телендә

Матур җыр яңгыратып...

Илира Вәрисова, Көек Ерыкса балалар бакчасы.

 

Туган як җырчысы

Шаһинур абый Мостафин

Минем якташым була.

Аның китабын укыгач,

Күңелләр нурга тула.

 

Һәр шигырендә язган ул

Туган якка мәхәббәт.

Шундый шагыйрьләр үстергән

Мамадышыма рәхмәт.

Рәминә Гарифуллина, Олыяз лицее 4нче сыйныф укучысы.

 

Кайтарыгыз Катмышка

Кунакка дип барган идем
Апаларга – шәһәргә.
Торалмадым шәһәрендә
Бик тиз кайттым сәфәрдән.

Сагындым, кайтарыгыз, дим,
Мине үз авылыма.
Җиләккә барасым килә
Минем "Пимәр "тавына!

Болындагы күлгә төшеп
Балык тотасым килә.
"Кашай" коесының суын
Эх, бер йотасым килә!

"Мокаш "урманына менеп
Җыяр идем чикләвек,
Җәяүләп бер урар идем
Аның матур күлләрен.

"Төлке урыны түбәсе"ннән
Төшәр идем йөгереп,
"Бәләкәй урман "буйларыннан
Килер идем бер йөреп.

"Урам" чишмәсен матурлап
Ясады авылдашлар.
Чишмә суын сагынадыр
Читтә йөргән якташлар.

Авылымның матурлыгы
Әйтепләр бетергесез.
Әйдә, килегез Катмышка,
Үзегез дә күрерсез!

Илһам Гыйззәтуллин, Катмыш мәктәбе укучысы.

 

Туган ягым – Мамадыш!

Кечкенә генә булсам да,
Мин инде бик күп беләм.
Яшим мин иң матур җирдә
Мамадыш дигән төбәк.

Суларга бай елга – күлләр;
Болыннар – яшел келәм.
Горурланам батыр, эшчән
Мамадыш халкы белән.

Чиста һава, кошлар сайрый;
Рәхәтләнеп мин уйныйм.
Мул игенле басу, кырлар
Сокланып карап туймыйм.

Үс син гөлләргә уралып,
Туган ягым – Мамадыш!
Мин – синең кыз, һәр гамәлең,
Эшеңә сөенеп яшәүче.

Адель Алексеев, “Радуга” балалар бакчасы

 

Шаһинур ага нәсихәте

Шаһинур абый

Чакырды  безне

Очрашуга.

Язучылар һәм әдипләр

Җыенына.

Без, балалар,

Рәхәтләнеп ризалаштык,

Шигырь ятлап,

Рәсем ясап,

Үзәк китапханәгә

Ашыктык.

Бу чарада зур әдипләр

Катнаштылар:

Вәрис абый, Гөлнур апа,

Вахит бабай...

Шаһинур абый

Бүләк итте

Безгә китап,

“Чын татар булып үсегез!” –

Диде кабат.

Шаһинур абыйның

Бу сүзләре

Гел хәтердә.

Нәсихәтен үтәрбез без

Һәммәбез дә.

Сәйдә Исхакова, “Бәләкәч” балалар бакчасы.

 

Эх, Мамадыш

Эх Мамадыш, Мамадыш!

Салкын була бездә кыш,

Жылы якта – салкын миңа,

Якташларым, сездән тыш.

 

Язлар җиткәч- кошлар кайта,

Калмый алар адашып;

Кайтыгыз сез Мамадышка,

Йөрмәгез сез чит җирләрдә,

Бәхет эзләп – адашып!

Гүзәл Галимбекова, “Радуга” балалар бакчасы

 

Яшәсен йөрәкләрдә

Туган ягым Мамадышта

Атаклы кешеләр күп булган.

Шаһинур Мостафин да бит

Арташ авылында туган.

Яраткан ул туган җирне,

Яраткан якташларны,

Халык хәтеренә кайтарган

Хәбәрсез югалганнарны...

Күп кешегә ярдәм иткән,

Белмәгән бер дә ялны.

Күп китап, мәкалә язган,

Өйрәнгән архивларны.

Шаһинур абыйның якты исеме

Саклансын күңелләрдә!

Безнең өчен үрнәк булып

Яшәсен йөрәкләрдә!

Зәринә Исхакова, Мамадыш шәһәренең академик К. Ә. Вәлиев исемендәге 2 нче номерлы лицее 4 А сыйныфы укучысы

 

Туган авылым Олыяз

Олыязым минем олы язым,

Шау чәчәккә күмелә яз җиткәч.

Гөрләвекләр җырлап ага юлдан,

Язгы кояш җирне “пәп” иткәч.

 

Су буенда үсә зифа таллар,

Челтерәп ага Шыя сулары.

Болынында күбәләкләр оча,

Яшел хәтфә елга буйлары.

 

Кайда бар соң мондый гүзәл авыл?!

Һәркем өчен ачык ишегең.

Туган ягым күңелемә якын ,

Олыязым- моңлы бишегем.

Рәминә Гарифуллина, Олыяз лицее 4нче сыйныф укучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шаһ Нуры конкурс