Мамадыш районы мәктәпләрендә Муса Җәлил иҗатын яхшы беләләр
Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, редакциябезгә хәбәрләр килү дәвам итә.
“Үлемсез шагыйрьгә 115 ел тулу уңаеннан, Югары Сон мәдәният йортында авыл китапханәсе, Югары Сон төп белем бирү мәктәбе белән берлектә "Без - Җәлил оныклары" диеп исемләнгән викторина үткәрелде. Укучыларыбыз үзләренең тирән, төпле фикерләүләре белән әзерләнгән сорауларга төгәл җавап биреп, тиз арада җиңүгә ирештеләр. Муса Җәлилнең "Ышанма", "Кызыл ромашкалар", "Моабит дәфтәре" шигырьләрен яттан сөйләделәр.
Минзәлә педагогика көллиятендә узган Муса Җәлил исемендәге lX нчы республикакүләм конференциядә Зәки Нуриның "Моабит дәфтәре" шигыре белән уңышлы чыгыш ясап, "Глубокое понимание образов" номинациясендә җиңүче дипломы белән бүләкләнгән Гарипов Радилне дә әлеге җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз“, - дип хәбәр итә Югары Сон мәдәният йорты директоры Гөлсинә Гарипова.
Көек-Ерыкса мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Гәрәева ике чара үткәрде. Иртәнге якта Муса Җәлилнең юбилеена багышланган мәктәпкүләм чара уздырды. Дәресләрдән соң, башлангычлар белән шагыйрь иҗатына багышлап, “Тамчы-шоу“. “Безнең укучылар Муса Җәлил турында яхшы хәбәрдар, аның иҗатын беләләр, шигырьләрен яттан яратып сөйлиләр“, - ди мөгаллимә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев