Герой шагыйрьнең иҗаты, батырлыгы мамадышлыларның йөрәк түрендә!
Муса Җәлилнең тууына бүген 115 ел!
Шул уңайдан район үзәк китапханәсендә бик күркәм чара узды.
3 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөбарәкшина Ләйсән җитәкчелегендә укучылар, Хадиева Инзилә, Чекмакова Екатерина, Хангәрәева Айзилә, Искәндәров Айрат, Сафин Данис, шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. Ә ул шигырьләр – телләрдән-телләргә, гасырлардан-гасырларга күчеп йөрерлек шул.
Рәхмәт сиңа, Муса Җәлил!
Җырларым
Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хакыгыз!
Сездә минем бөтен тойгыларым,
Сездә минем керсез яшьләрем.
Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,
Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.
Мин кабыздым җырда ялкын итеп
Йөрәгем һәм хаклык кушканны.
Җырым белән дусны иркәләдем,
Җырым белән җиңдем дошманны.
Алдый алмас мине түбән ләззәт,
Вак тормышның чуар пәрдәсе;
Шигъремдәге чынлык, ут һәм сөю —
Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.
Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигъремдәге изге антына.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомремне дә бирәм халкыма.
Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
Җырлап килдем тормыш языма.
Соңгы җырым палач балтасына
Башны тоткан килеш языла.
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңгырар җыр булып.
1943 ел
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев