Җәмгыять рубрикасы буенча яңалыклар
-
Урта Кирмән халкы яхшы хәтерли
Түбән Ушма авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта “Мамадыш“ совхозы бистәсендә яшәүче Габделхәлим Шиһап улы Сәләховка 70 яшь тулу уңаеннан.
-
Татарстанлылар индивидуаль эшмәкәрләренең балалар укыту һәм карау хезмәтләре өчен ана капиталы белән түли ала
Татарстанның Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, Пенсия фонды 15 августтан гаиләләрнең ана капиталы белән эшмәкәрләр ачкан балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә шәхси хезмәт күрсәтүләр өчен түләү турындагы гаризаларын карый башлады.
-
“Бу сәяхәтне мин гомерем буе онытмаячакмын!“
Быел шактый мамадышлылар җәйге ялларында Дагыстанга сәфәр кылды. Без дә бардык.
-
“Нократ“ газетасы “Атна кешесе“ дип Гүзәлия Әхмәтгаян кызы Гобәйдуллинаны билгеләде
“Мамадыш“ совхозы бистәсендә узган атнада үзенчәлекле музей ачылды.
-
Суд приставлары йокламый
Мамадыш районы суд приставлары бурычлылардан салым түләүләре буенча 2,5 млн сумга якын акча түләттергән һәм күчемле һәм күчемсез милеккә барлыгы 1,8 млн сумга 39 арест салган.
-
Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән тәбрик итте
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан котлавы
-
Участок хуҗаларына янгын куркынычсызлыгы чараларын күздә тотарга киңәш итәләр
«Челтәрле компания» ААҖ янгын чыгу сәбәпләре турында искә төшерә.
-
Балдан татлы карбызлар
Август ае җитте, карбыз - кавын сезонын ачык дип игълан итәргә дә була.
-
“Батырлар ярышы” чакыра
Чара бу җомгада - 19нчы августта Мамадыш шәһәренең ипподром стадионында узачак.
-
Баланы мәктәпкә әзерләү ничә сумга төшә?
Уку башлану беренче тапкыр мәктәпкә баручылар һәм әти-әниләре өчен дә тормыштагы иң зур, дулкынландыргыч вакыйгаларның берсе булып тора.
-
“ВКонтакте“ социаль челтәрендә православиеле мамадышлылар өчен бергәлек (сообщество ) барлыкка килде.
Аккаунт Мамадыш районының Юкәче авылында урнашкан Казан Мәрьям Ана иконасы храмына карый.
-
“Җиңү диктанты“ язабызмы?
Мамадышта “Җиңү диктанты“ бөтен катнашучылар өчен дә бер мәйданчыкта узачак. Агымдагы елның 3нче сентябрендә “Бердәм Россия“ партиясенең “Тарихи хәтер“ федераль партия проекты кысаларында Татарстан Республикасының барлык шәһәр округларында һәм муниципаль районнарында Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына Халыкара тарихи диктант узачак. “Җиңү диктанты” - тарихи хәтергә кагылырга, катнашучыларга үз көчләрен сынап карарга һәм үткән сугыш һәм аның геройлары турында яңа белемнәр алырга мөмкинлек бирәчәк чараларның берсе. Анда ничек катнашырга мөмкин? Әлеге акциядә аны үткәрү көнендә кушылырга була. Үткәрелү мәйданчыгында да, онлайн форматта диктантпобеда.рф сайтында да катнашу мөмкинлеге бар. Диктант биреме җавапны сайлау белән 25 сораудан торган тест булачак. Аңа катнашучы 45 минут эчендә җавап бирергә тиеш. Онлайн тестны узу мөмкинлеге сайтта 3 сентябрьдә Мәскәү вакыты белән 14.00 сәгатьтә башлана. Акциядә катнашуның ике форматы өчен дә теркәлергә кирәк. Актуаль мәгълүматлар урнаштырылачак
-
Онлайн-продукт өчен акчаларны кире кайтару турында нәрсәләрне белергә кирәк?
Төрле онлайн-продуктларның популярлыгы, онлайн-укыту хәзерге заман шартларында бик тиз үсә, әмма сатып алучыларга тәкъдим ителгән товарлар, эшләр һәрвакытта да сыйфатлы була дигән сүз түгел. Әйтик, сез читтән торып уку программасы сатып алдыгыз, ди. Уку барышында аның сезгә туры килмәгәнлеге ачыкланды, яки уку башланганчы ук сез кире уйладыгыз, ди.
-
Абитуриентларның ата-аналары игътибарына: укыган өчен ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин
Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге студентларның ата-аналарына балаларының институтта яисә көллияттә ана (гаилә) капиталы акчасы белән түләп уку мөмкинлеге барлыгы турында искә төшерә. Укыган өчен акчаны шәхси компьютер яки смартфон аша, Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итмичә генә түләргә мөмкин. .
-
Ел башыннан 12 мең татарстанлы ана капиталын проактив режимда алган
2020 елның апрель уртасыннан Пенсия фонды ана капиталын ата-аналардан мөрәҗәгать кабул итмичә генә - проактив режимда рәсмиләштерә башлады.