Җәмгыять рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарстанда яшәүче 2,9 мең кеше реабилитацияләүнең техник чараларын электрон сертификатлардан файдаланып сатып алды
Татарстанда ел башыннан инвалидлыгы булган 2 985 граждан тернәкләндерүнең техник чараларын (ТСР) һәм протез-ортопедия эшләнмәләрен электрон сертификатлар ярдәмендә сатып алганнар. Бу максатларны тәэмин итүгә Социаль фонд бүлеге 233 миллион сумнан артык акча җибәрде.
-
570 меңнән артык Татарстанлы хезмәт кенәгәләренең электрон вариантын сайлады
Татарстанда электрон хезмәт кенәгәсен (ЭТК) сайлаучылар саны 574,3 мең кешедән артып китте.
-
Татарстанның 1000 нән артык гаиләсе ана капиталын балалар бакчасына түләүгә җибәргән
Татарстанның 1043 гаиләсе ана капиталын балалар бакчасына түләүгә җибәргән. Мәктәпкәчә программалар буенча укырга акчаны дәүләт сертификаты алган бала туганнан соң ук, ягъни аның өч яшен көтеп тормыйча, җибәрергә мөмкин. Ата-аналар серптификат акчасын кече балага гына түгел, балалар бакчасына йөргән өлкән баланың укуы өчен дә юнәлтә ала.
-
Сыйфатны тикшерү һәм экспертиза. Аерма нәрсәдә?
Татарстан Республикасынын Дәүләт алкоголь инспекциясе Яр Чаллы территориаль органының кулланучылар хокукларын яклау бүлегенең кайнар линиясе телефонына товарның сыйфатын тикшергәндә кулланучылар хокукларына кагылышлы сораулар күп килә. Шундый сорауларның берсе: «Кибеттә сыйфатны тикшерү өчен товарны берничә көнгә калдырырга тәкъдим иткәч һәм товарның сыйфатын сыйфатын тикшерүнең экспертизадан аермасы нәрсәдә?
-
Бөек Ватан сугышы ветераннары Җиңүнең 79 еллыгына бер тапкыр түләнә торган акча алдылар
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге апрель аенда Бөек Ватан сугышында катнашкан 194 ветеранга Җиңү көненә ел саен бирелә торган 10 ар мең сум күләмендә акча түләде. В Мамадышском районе единовременнцю выплату получили 3 ветерана.
-
Кулланучы почмагын тулыландыру турында нәрсәләр белергә кирәк
Соңгы вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына кулланучылар почмагын яңартырга тәкъдим ителгән җирле эшмәкәрләрдән «кайнар линия» телефонына шалтыратулар ешрак килә башлады.
-
2024 елда мәҗбүри рәвештә сыра һәм аз күләмле алкогольле эчемлекләрне “Честный знак “ системасында маркировкаланып сату кертелә
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 30 ноябрендәге 2173 нче номерлы карары нигезендә сыра һәм аз күләмле алкогольле эчемлекләрне ваклап сатучылар “Честный знак” дип аталучы товарларны мониторинг уздыручы дәүләт мәгълүмат системасында (ГИС МТ) теркәлү узарга тиешләр.
-
2024 елның 1 апреленнән җәмәгать туклануы объектларында алкоголь продукциясен ваклап сату тәртибе турында
2024 елның 1 апреленнән «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен җайга салу турында һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү хакындагы Федераль закон үз көченә керә.
-
1 апрельдән татарстанлыларның дәүләт пенсияләре 7,5%ка индексацияләнде
Социаль фондның Татарстан бүлеге дәүләт тәэминатында булган һәм социаль пенсияләрне пенсионерның узган елгы яшәү минимумы артуга тәңгәлләштереп 7,5%ка индексацияләде. Татарстанда 80 меңнән артык пенсионерның пенсияләрне артты. Күпчелек пенсионерларга бу төр пенсия инвалидлык буенча һәм туендыручысын югалту, шулай ук иминият пенсиясен билгеләү өчен җитәрлек расланган стажы булмау сәбәпле түләнә.
-
Социаль фондның Татарстан бүлеге 2024 елда балалары булган 42,5 мең гаиләгә бердәм пособие билгеләде
2024 ел башыннан Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлеге 42,5 мең гаиләдәге 190 меңнән артык балага бердәм пособие билгеләде. Бу максатларга Татарстан Социаль фонды якынча 4,2 миллиард сум акча җибәрде.
-
Татарстанда 2000 нән артык гаилә торак шартларын ана капиталы хисабына яхшырткан
Татарстанда ел башыннан 2226 гаилә ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга юнәлдерде.
-
2024 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне турында
Ел саен 15 мартта Россия Федерациясендә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне киң билгеләп үтелә. 2024 елда бәйрәмнең девизы: «Кулланучылар өчен гадел һәм җаваплы ясалма интеллект».
-
Кулланучы әлифбасы: эш яки хезмәт күрсәтү вакыты үтәлмәсә, нәрсә эшләргә?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына хокуклары бозылган кулланучы мөрәҗәгать итте. Аерым алганда, башкаручы кәрәзле телефонны егерме көн эчендә төзәтергә бурычлы, ә кулланучы сүзләренчә, инде 1 ай узган, кәрәзле телефон әлегә кадәр ремонтланмаган.
-
129 меңнән артык инвалид һәм 80 яшьлек Татарстан гражданнары хезмәт хакы буенча түләүне рәсмиләштергән
Ярдәмгә һәм тәрбиягә мохтаҗ якыннарын һәм туганнарын караган һәм тәрбияләгән хезмәткә яраклы эшләмәүче татарстанлылар ай саен Социаль фонд аша компенсация алалар. Пособие инвалидлыгы булган гражданнарны, шул исәптән 80 яшькә җиткән пенсионерларны, инвалид балаларны һәм, әгәр медицина күрсәткечләре буенча аларга чит кеше каравы таләп ителгән очракта, хезмәткә яраксыз кешеләрне караган өчен бирелә.
-
2023 елда Татарстанда яшәүче 1493 кеше Россия Социаль фондының тернәкләндерү үзәкләрендә шифаханә-курорт дәвалануы узды
2023 елда производствода зыян күргән 1493 Татарстанлы Россия Социаль фондының тернәкләндерү үзәкләрендә шифаханә-курорт дәвалануы узган. Алар «Ключи» (Томск шәһәре), «Омский» (Омск шәһәре), «Тараскуль» (Төмән шәһәре), Россия Федерациясе социаль иминиятләштерү фондының «Вятские Увалы» (Киров өлкәсе), «Тинаки» (Әстерхан шәһәре) , «Волга» (Балаково шәһәре, Саратов өлкәсе), «Волгоград» (Волгоград шәһәре), «Вольгинский» реабилитация үзәкләре бюджет учреждениеләре, «Голубая речка» (Мәскәү өлкәсе) һәм «Кристалл» (Мәскәү шәһәре) реабилитация һәм укыту үзәкләрендә булдылар.