Новости по рубрике - Спорт
-
Мамадышцы проиграли
17 ноября в городе Кукмор состоялась календарная игра Первенства РТ по хоккею среди юношей 2007 года рождения, между командами "Легион" города Кукмор и "Олимп" города Мамадыш.
-
Мамадышның хоккей командасы беренче урын өчен көрәшә
Хоккей буенча Татарстан беренчелеге финиш сызыгына чыкты. Бу көннәрдә ярымфинал һәм финал уеннары башланачак. Җиңүче исеме өчен мамадышлылар да көрәшә.
-
Мамадыш инвалидлары өстәл теннисын шәп уйный
Инвалидлар арасында өстәл теннисы буенча республика беренчелегенә бәйге Бөгелмәдә узды. Анда 17 район командасы жыелды. Шәхси беренчелектә райондашларыбыз Ренат Гришин-беренче, Вазыйх Садыйков-икенче, Раилә Галимуллина-дүртенче, Илһам Фазлыев алтынчы урыннар яуладылар. "Алдыбызга бару-кайту, чыгымнарны күтәрү мәсьәләсе кабыргасы белән килеп басса да, сынауларны уңышлы узып, күркәм нәтиҗәләргә ирештек. Тулы команда куйсак, күрсәткечләр тагын...
-
Космонавтика көнендә бозга чыктылар
Мамадыш бозында Россиянең 5 шәһәреннән килгән 5 команда очрашты. Яшь спортчыларны Космонавтика көненә багышлап үткәрелгән хоккей турниры җыя. 12нче апрельдә Юрий Гагарин космосны иңләгән булса, яшүсмерләр бу көнне бозга чыкты. 12-14 апрель көннәрендә "Олимп" Боз сараена 10 яшьлек хоккейчылар хуҗа иде. Биредә "Олимп-2003" командасында уйнаучы хоккейчыларның кайбер әти-әниләренең иганәчелек ярдәме...
-
Мамадыш көрәшчеләре берәүгә дә бил бирмәде
Республика укучылары Мамадыш келәмендә көчләрен сынады. Түбән Ушма авылындагы спорт комплексы базасында билбауларда көрәш буенча Татарстан укучылары Спартакиадасын үткәрделәр. Ике көн дәвам иткән бәйгедән- безнең репортаж. "Ушма" спорт-сәламәтләндерү комплексы 12-13нче апрель көннәрендә республиканың 22 командасын кабул итте. Районыбызга билбауларда көрәш төре белән шөгыльләнүче 291 егет һәм кыз, аларның остазлары килгән...
-
Тәкәнештә олысы да, кечесе дә шахмат уйнады
Иң кечкенәсенә биш яшь булса, иң өлкәннәре сиксәнне узганнар иде. Түбән Тәкәнеш урта мәктәбе базасында шахмат буенча ачык турнир үтте. Аны мөгаллим Әмир Ганиев истәлегенә оештырдылар. 18нче ел рәттән уздырылучы бәйгене район башлыгы Анатолий Иванов ачып җибәрде. Аннан соң шахматчыларга изге теләкләрен башка кунаклар да җиткерделәр. Алар рәтендә район башкарма...
-
Келәм хуҗалары бил бирмәде
Ул район һәм аеруча 87нче санлы ҺК үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Әлеге уку йорты базасында шушы учрежденияне озак еллар дәвамында җитәкләгән Рифат Сәйфетдиновны традицион милли көрәш турниры белән искә алдылар. Бил алышны безнең иҗат төркеме дә күзәтте. 7нче ел рәттән 87нче ҺК базасына милли көрәшне үз итүчеләр җыела. Уку...
-
Электрчылар волейбол уйнады
Бүген Олимп спорт-сәламәтләндерү комплексында Алабуга электр челтәре командалары арасында узучы волейбол бәйгесенең финал өлеше үтте. Йомгаклау этабында 6 команда катнашты. Финалда катнашкан командаларның бишесе сайлап алу турларында җиңүгә ирешкән коллективлар, ә алтынчысы- мәйдан хуҗалары, мамадышлылар иде. Уеннарны ачу тантанасына Алабуга районы электр элемтәсе челтәре оешмасының идарә җитәкчесе Сергей Лаишев та...
-
Коммуналчылар быел да шәһәр кубогын отты
"Мамадыш ТКХ" командасы бишенче ел рәттән мини-футбол буенча шәһәр беренчелеген отты. Хәлиткеч уенда алар көндәшләрен зур аерма белән җиңү бәхетенә ирештеләр. Мондый уңыш нәрсә хисабына яулана соң? Бу турыда- алдагы видеоязмада. 5нче спартакиада кысаларында узучы мини-футбол буенча шәһәр беренчелегендә быел 30 команда катнашты. Аларның кайберләрен берничә коллективтан тупланган җыелмалар да...
-
Мамадыш хоккейчылары республикада алдынгы
Ярты елга сузылган хоккей сезонын, нигездә, төгәлләнде дияргә дә мөмкин. Бу юлысы Татарстан беренчелегендә шәһәребезнең төрле яшьтәге биш командасы чыгыш ясады. Күпләр хоккейчыларыбызның уеннарына югары бәя бирә. Моның белән килешми дә мөмкин түгел. Мамадыш уенчылары республика әһәмиятендәге шәһәрләр командалары каршында да югалып калмады. Ринат Ризванов шәкертләре булган "Олимп-1997-98" хоккейчылары бу...
-
Легендар көрәшче хөрмәтенә бил алыштылар
Район күләмендә тәүге тапкыр легендар көрәшче, күп тапкырлар Сабантуй батыры булган кеше Нәкиф Газиз улы Газизов хөрмәтенә багышлап милли көрәш буенча турнир үтте. Яшь көрәшчеләр әлеге шәхес белән Ю.Ушма спорт мәктәбендә күрешә алдылар. Нәкиф Газизов 1939 нчы елның 27 сентябрендә Ю.Ушма авылында дөньяга килә. 1946 нчы елда 1 сыйныфка укырга...
-
Татарстан юлчылары чаңгы трассасында
Татарстан юлчылары Мамадышның чаңгы трассасын сынады. Шимбә көнне "Татавтодор" филиаллары хезмәткәрләре шәһәребезгә спортның әлеге төре буенча ярышка җыелдылар. Кемнең җитезрәк булганын алдагы видеоматериалда күрә аласыз. Беренче карашка, яңгыр һәм көчле җил астында чаңгыга басу мөмкин эш түгел кебек. Әмма басу гына түгел, ә берничә километр араны да узарга була икән....
-
Авыл яшьләре шәһәрне яулады
Узган атна спорт чараларына гаять бай булды. Шуларның иң яктысы "Авыл яшьләре" уеннарының финалы булгандыр мөгаен. Берничә йөз авыл спортчылары үзләренең икътисадый зоналары данын якладылар. "Авыл яшьләре" бәйгесе Мамадышта бишенче тапкыр үткәрелә. Быел программага 12 спорт төре кертелгән иде. Финал өлеше традиция буенча район үзәгендә оештырылды. Анда биш икътисадый зонадан...
-
Татарстан судьялары волейбол уйнады
Хөкемдарлар спортка битараф түгел. Моны шимбә көнне шәһәребездә ТР судлары һәм суд департаменты идарәләре командалары арасында узган волейбол буенча ярышлар исбатлады. 3нче турнирга барлыгы 21 команда килгән иде. Ярышны ачу тантанасында кунакларны рәсми затлар һәм районыбызның сәнгать осталары сәламләде, һәр командага да милли ризыгыбыз- чәк-чәк тапшырдылар. Бәйгенең барышын ТР Югары...
-
Альберт Вәлиев истәлегенә көрәш бәйгесе
Районыбыз Әфганстанда үзенең җиде асыл егетен югалтты. Исемлектә Шәдче төбәгеннән Альберт Вәлиев та бар. 16нчы февраль көнне аның истәлегенә милли көрәш бәйгесе узды. Шәдче авылы мәдәният йорты узган шимбәдә егерме икенче мәртәбә милли көрәш төрен үз итүчеләрне кабул итте. Елдагыча Әфганчыларның район советы, иганәчеләр ярдәме белән оештырылган бу ярышлар һәркемнең...