Нократ

Новости по рубрике - Мәгариф

  • 20 марта 2013 - 11:48
    Мәктәпләргә "Көңгерә" килә
    Авыр һәм катлаулы математик мәсьәләләрне чишүнең һәркем өчен кызык һәм аңлаешлы юлы бар. Халыкара "Көңгерә" конкурсы 2-10нчы сыйныф укучыларын математик ярышка чакыра. Чираттагы бәйге агымдагы елның 21нче мартында башлана. Шартлары белән мәктәптә оештыручы таныштыра ала, http://конкурс-кенгуру.рф сайтында барлык мәгълүмат та бар, аның аша шәхси код алырга була. Конкурста катнашу өчен...
  • 18 марта 2013 - 11:49
    Укучылар кошлар белән дуслашты
    Табигать белемнәрен арттыру, безнең җирлектә кышлаучы кошларны игътибар үзәгендә тоту йөзеннән, 2013 нче елның 31нче гыйнварыннан 15нче мартка кадәр "Кошлар ашханәсе" дип исемләнгән экологик операция оештырылды. Районның күп кенә белем бирү учрежденияләре әлеге чарада актив катнаштылар. Әти-әниләре белән берлектә укучылар җимлекләр ясадылар, махсус "кошлар меню"сы булдырдылар, иҗади эшләр, махсус альбомнар...
  • 15 марта 2013 - 10:11
    Ильнара Гыймаева “Ел тәрбиячесе-2013” исеменә лаек булды
    Районыбызның балалар белән уртак тел таба белүче, иң яхшы тәрбиячесе ачыкланды. Бүген шәһәребезнең 5 нче санлы "Бәләкәч" мәктәпкәчә белем бирү учреждениясендә "Ел тәрбиячесе-2013" республика конкурсының район туры узды. Биредә районыбызның 6 тәрбиячесе нәкъ әлеге исемгә дәгъва кылды. Конкурсантлар үзләренең осталыкларын визитка чыгышында, ачык дәрестән булган өзек аша күрсәттеләр. Моннан тыш...
  • 15 марта 2013 - 04:56
    “Бәләкәч”тә район тәрбиячеләре имтихан тота
    Бүген шәһәребезнең 5 нче санлы "Бәләкәч" мәктәпкәчә белем бирү учреждениясендә "Ел тәрбиячесе-2013" республика конкурсының район туры уза. Биредә районыбызның 7 тәрбиячесе катнаша. Алар арасында "Ләйсән" балалар бакчасының тәрбиячесе Әлфинур Мөхетдинова, "Ландыш" балалар бакчасыннан Рамилә Герасимова, " Әкият" мәктәпкәчә белем бирү учреждениясеннән Гөлфия Рәхимова, "Миләшкәй"дән Гөлчирә Шәйхетдинова, "Светлячок" балалар бакчасыннан Светлана...
  • 13 марта 2013 - 11:46
    Безнең укучыларны хәзер бөтен республика таный
    Бу укучылар 2012-2013нче уку елында үзләренең интеллектуаль сәләтләре нәтиҗәсендә Бөтенроссия һәм Республика олимпиадаларында танылу алдылар. Уңышларга юлны аларга талантлы педагоглар күрсәтте. Таһир ӘХМӘТОВ - шәһәрдәге 2нче санлы лицейның 10 Б сыйныфы укучысы. Хокук фәне буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы җиңүчесе (педагогы - Роза Әхмәтова). ЮНЕСКО эгидасы астында уздырылган...
  • 7 марта 2013 - 04:56
    Мамадышлылар “Дулкыннар”ны яулый
    Республикакүләм "Дулкыннар" конкурсында вокал номинациясендә районыбызның ике укучысы җиңү яулады. Тауиле мәктәбе укучысы Лариса Иванова (җитәкчесе Лилия Тачаева)-беренче, Түбән Тәкәнеш мәктәбеннән Раил Камалетдинов (җитәкчесе Гөлфия Гайнуллина) өченче дәрәҗә дипломга лаек булдылар. "ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының "Идел" яшьләр үзәге тарихи-мәдәни мирас елына багышлап уздырган әлеге бәйге Халыклар дуслыгы...
  • 1 марта 2013 - 09:46
    Чираттагы тукталыш–кирпеч заводы
    Без әле 8нче сыйныфта гына укыйбыз, шулай булса да күпләребез инде нинди һөнәр сайлаячагын белә. ДИЛБӘР МӨБАРӘКШИНА, шәһәребездәге 4нче мәктәп укучысы Һөнәр сайлау-кеше тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе. Шуңа күрә күп һөнәрләр турында мәгълүматлы булу кирәк. Ә моның өчен тормыш дәресләренә без бик рәхмәтле. Түбән Камадагы химия заводларын күреп, күңелебездә...
  • 21 февраля 2013 - 04:42
    Остазым эзләреннән
    Минем беренче укытучым Габбас Мөхәммәтшин Тәкәнештә мәктәп ачылган елның 1нче сентябрендә 8нче сыйныфка укырга килә. Әлеге белем бирү йорты аңа гомер буе абынмыйча яшәү өчен канатлар бирә. МИЛӘҮШӘ МӘГЪСҮМОВА, мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Бөек Ватан сугышы башланган елны ул мәктәпне тәмамлый һәм озак та үтми армиягә алына. 1942нче...
  • 18 февраля 2013 - 04:57
    “Капитан” яхшы һөнәрме?
    Шәһәрдәге 3нче санлы мәктәп укучыларының чираттагы "Тормыш дәресе" аеруча үзенчәлекле булды. Узган җомгада аны муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов һәм капитан Юрий Краснов үткәрделәр. Гөлназ Мөхәммәтҗанова Дәреснең кереш өлешен район җитәкчесе үз кулына алды һәм балаларны районның бүгенге яшәеше, төрле өлкәләрдәге уңышлары белән таныштырды. Мәктәпләрдә оештырылган мондый чараларның мөһимлеген ассызыклап:...
  • 15 февраля 2013 - 12:01
    “Үз-үземне мактый белмим”
    Район мәктәпләренең иң алдынгы педагоглары чәршәмбе көнне "Ел укытучысы-2013" бәйгесенең муниципаль этабында көч сынаштылар. Әлеге мактаулы исемгә 2нче санлы лицейның математика һәм физика укытучысы Лилия Шакирова лаек дип табылды. Җиңүченең шатлыгы белән безнең хәбәрчебез дә уртаклашты. -Лилия Фәнилевна, мондый уңышка ирешүгә өметләнгән идегезме? -Кешене өмет яшәтә, диләр бит. Һәр туачак...
  • 12 февраля 2013 - 07:30
    Телеңне белү җиңүләргә илтә
    "Хәзерге татар балаларының сөйләм теле проблемалары"н шәһәрдәге 2нче санлы лицейның 4нче А сыйныф укучысы Мәдинә Ятимова (укытучысы Фәния Галиева) барлады. Әлеге теманы ул шушы көннәрдә Яр Чаллы шәһәре Балалар иҗаты үзәгендә узган "Мин дөньяны танып беләм" республика бәйгесенең "Татар филологиясе" секциясендә яктыртты. Мәртәбәле жюри Мәдинәнең эшен өченче дәрәҗә Диплом белән...
  • 12 февраля 2013 - 07:00
    Каһарманнарга мәхәббәт
    Туган як тарихын өйрәнүче укучылар уңышка ирешүләрен дәвам итә. "Үз тамырларыңны белеп яшәргә..." дип исемләнгән икенче республика конференциясенең "Беренче адымнар" номинациясендә Баскан башлангыч мәктәбеннән Илгиз Габдрахманов ТР Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең беренче дәрәҗә дипломы, ә аның укытучысы Сәрия Хисаметдинова рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Алар конкурска Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы...
  • 11 февраля 2013 - 05:03
    Хәтер сандыгы
    Мәдәни-мирас елы уңаеннан "Шәһри Казан" газетасы редакциясе уздырган "Хәтер сандыгыннан" республика бәйгесендә җиңүче булып Усали урта мәктәбенең тарих укытучысы Лидия Семеновна Константинова танылды. Ул I дәрәҗә диплом һәм ЖК телевизор белән бүләкләнде.
  • 8 февраля 2013 - 09:58
    «Мәгариф» очраштырды
    Быел "Мәгариф" журналына 100 ел тула. Шул уңайдан Усали һәм Урта Кирмән уку йортларында үткәрелгән күңелле кичәләр турында хәбәрләр алдык. "Совет мәктәбе" (хәзерге "Мәгариф") журналының 1964нче елның 5нче (май ае) саны тулысы белән Усали урта мәктәбенә багышлап чыгарылган. Ул журнал ветеран укытучыларыбызда әле дә саклана икән. Алар истәлекләре белән уртаклаштылар....
  • 8 февраля 2013 - 09:22
    ХОКУКЫЙ БРЕЙН-РИНГ
    Өченче санлы мәктәп укучылары законнарны яхшы белә. Моны алар шушы көннәрдә Мамадыш районы прокуроры урынбасары Әлфия Корчагина белән очрашу барышында тагын бер кат исбатладылар. Уен рәвешендә алып барылган чарада кызыклы хокукый мәсьәләләр күтәрелде. Хөрмәтле кунак компетентлы жюри ролен башкарды, юридик сорауларга җаваплар бирде. Сөйләшүдә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә исәптә...
Реклама