Нократ

Новости по рубрике - Җәмгыять

  • 18 февраля 2015 - 07:24
    Бөркетләр беренче ботарлана
    Мамадышның беренче имам-хатыйбы булган, бу вазыйфаны 1906нчы елдан 1931нче елга кадәр башкарган, Мамадыш кантоны мөхтәсибе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән Мөхәммәд Бөркетовның язмышы бик фаҗигале тәмамлана. Илдә колхозлаштыру сәясәте башлангач, урыннардагы дин әһелләре дә органнар колпагы астына алына. Аларга партиягә һәм хөкүмәткә каршы сәясәтне башлап йөрүчеләр тамгасы сугыла, төрмәләргә, сөргеннәргә озату, физик...
    2740
    0
    0
  • 18 февраля 2015 - 07:16
    Үлем белән күзгә күз
    Бөек Ватан сугышында Җиңү өчен көрәшүчеләр арасында безнең бабабыз Ибраһим Исрафилов та булган. Ул 1926 нчы елның 15 нче маенда, Кече Кирмән авылында, Масуфа белән Исрафил гаиләсендә дөньяга килә. Балачагы туган авылында уза, 5 класс белем ала. Дәһшәтле сугыш башланганда бабама 15 яшь тулган гына була. Сугыш бабамнар гаиләсен дә...
    2476
    0
    0
  • 18 февраля 2015 - 07:00
    Бергә тарткан йөк җиңел була ул
    "Мин үземә эшлим" Ильвир Шәмсетдинов өч ел Казанда эшләгәннән соң, авылга, әти-әнисе нигезенә кайтырга карар кылган. Казан аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетын тәмамлаганнан соң башкалабызның "Горзеленхоз" оешмасында хезмәт куя ул. Гаилә дә корып җибәрә. Тулай торакта яши. -Яшьләр авылдан качканда, син, киресенчә, салага кайткансың. Моның сәбәбе нидә икән?...
    2237
    0
    0
  • 18 февраля 2015 - 06:52
    Оператив хәбәрләр
    Хәмер җиткән башына Узган атнаның пәнҗешәмбе көнендә Алгайда 52 яшьлек бер ир-атның үле гәүдәсе табыла. Әлеге адәм спиртлы эчемлекләрне яраткан, элек хөкемгә тартылган булган. Ә Мамадышта яшәүче берәү үз-үзенә кул сала. Акчасыз калган Югары Ушма авылында яшәүче бер ханым үзенең саклык банкындагы кредит картасыннан акчасының юкка чыгуы турында хокук саклау...
    2064
    0
    0
  • 12 февраля 2015 - 08:38
    13 саны кешегә бәхетсезлек китерергә сәләтлеме?
    Мендәр ауса - кунак,кул кычытса-акча, кара мәче юлыңа чыкса-фәлән... Ә 13 е җомгага туры килсә, гомумән дә көнең уңа димә.Моның ише хорафатларның иге-чиге юк. Аларга колак салу кирәкме? "Мамадыш-ТВ" телеканалының җомга эфиры бизәге булган "Иман вә әхлак" тапшыруы нәкъ әлеге темага багышланган булыр. Әңгәмдәш Әхмәт Ясәви мәчете имам-хатыйбы Нурислам хәзрәт...
    1771
    0
    0
  • 12 февраля 2015 - 07:57
    Алмагачларың сагына
    1930 нчы елның 19 гыйнвары. Качмануның чатнама суыкларыннан өй бүрәнәләре шартлап ярыла. Мондый вакытта урамга чыгып йөрмәвең хәерлерәк: салкын битләрне, колакларны өтәләп кенә калмый, кием эченә дә бик тиз үтеп, өшетә башлый. Шундый көндә, бәйрәмгә тагын бер шатлык өстәп, Комазан башындагы Ивановлар гаиләсендә чираттагы балалары дөньяга аваз сала һәм сабыйның...
    2006
    0
    0
  • 9 февраля 2015 - 11:38
    Аңла, ярдәм ит
    Якташыбызны, дустыбызны, театрның әдәби бүлек мөдирен дәвалауга ярдәм итик! Хөрмәтле якташлар, татарстанлылар! Көтмәгәндә Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Рафик Таһировның гаиләсе хәсрәтле булды: хатыны Әнисә Таһирова 2014 елның декабрендә авыр операция кичерде. Ул вакытта табиблар эчке органнарда IV дәрәҗә канцераматоз диагнозы куйды. Тормышның тәмен тоеп яшәгән шат күңелле, игелекле...
    1972
    0
    0
  • 6 февраля 2015 - 07:46
    Вакытында кайгырткан – откан
    Авылларда ирекле янгын сагы булдырганда, халык янгынны сүндерергә бердәм керешкәндә, аларны бик тиз "авызлыклап" булуын кичә Иске Комазан авылында булган очрак тагын бер кат раслады. Кичке 4ләр тулып килгәндә Иске Комазан авылының Совет урамында яшәүче Галиевлар каршыларындагы Рөстәм Һадиуллинның "Авылга йөз белән" программасы буенча яңа җиткерелгән маллар абзары түбәсеннән кара...
    2196
    0
    0
  • 6 февраля 2015 - 05:07
    “Титаник“ны – осталар, ә Нух көймәсен кем төзегән?
    Бүген "Нократ"ның туган көне! Газетабызга 97 яшь. Ул-республика районнарында дөнья күргән иң өлкән яшьтәге газеталарның берсе. Аның исеме төрле елларда төрлечә үзгәрсә дә, ул үз кыйбласына тугры булып кала бирә, күп санлы укучыларга, район халкына аңлаешлы һәм ачык итеп илдә-көндә була торган яңалыкларны оператив рәвештә илтеп җиткерә, "коллектив пропагандист, агитатор,...
    2447
    0
    0
  • 4 февраля 2015 - 07:26
    Мамадыш мөселманнары – Кукмарада
    1нче февраль, якшәмбе көнне, Мамадыш шәһәренең "Әхмәт Ясәви" мәчете имамы Нурислам хәзрәт Газизов җитәкчелегендәге бер төркем мөселманнар Кукмара районына экскурсиягә барып кайттылар. Өлкәннәрдән һәм яшьләрдән торган 14 кешелек делегация иң элек Кукмара мәдрәсәсенә килеп, әлеге уку йорты эшчәнлеге белән танышты, бинаны карап чыкты, шул көнне үткәрелгән дәресләрдә катнашты. Кукмара районы...
    2445
    0
    0
  • 30 января 2015 - 10:16
    Йөрәкләре аша уздырып
    Район үзәк балалар китапханәсендә "Җиңү бәясе" конкурсының икенче туры узды. Бу юлы конкурста катнашучы укучылар узган гасырның илленче-туксанынчы еллары шагыйрьләренең шигырьләрен яттан сәнгатьле сөйләргә тиешләр иде. Укучылар рус һәм татар әдәбияты классиклары әсәрләре белән бер рәттән үзебезнең Вахит Галиев, Сәяф Шәйхи кебек шагыйрьләребезнекен дә өйрәнгәннәр. Шәһәрдәге 1нче санлы мәктәптән Яна...
    2738
    0
    0
  • 30 января 2015 - 10:08
    Чишмәләрдән илһам алып
    Район үзәк китапханәсендә һәр атнаның пәнҗешәмбесе көнне, көндезге сәгать 3тә Әдәбият елына багышланган кичәләр уза. Алар рус әдәбияты классикларына да, күренекле татар әдипләренә дә, җирле шагыйрьләребез һәм язучыларыбызга да, үзләре өчен генә каләм тибрәтүчеләргә дә багышланачак. Чираттагы кичәгә кунак итеп Мамадышта яшәп иҗат итүче журналист һәм прозаик, районның "Агымсу" әдәби-иҗат...
    2877
    0
    0
  • 30 января 2015 - 07:54
    Зөфәр Садыйков: “Изгелек җирдә ятмый ул!“
    "Янарыш" фонды Татарстан хәйриячеләренең исемнәрен мәңгеләштергән китап чыгарды. Анда райондашыбыз Зөфәр Садыйковның да исеме бар. "Яңарыш" фондының Болгар һәм Зөя кебек тарихи һәйкәлләрне торгызуда хәйриячелек ярдәме күрсәтүче киң күңелле кешеләргә карата хөрмәте чиксез зур. Аеруча олы өлеш керткән татарстанлыларның исемнәрен махсус хәйрия китапларына кертеп, аның белән үзләрен бүләкләү күптән матур...
    2442
    0
    0
  • 30 января 2015 - 07:47
    Хуҗиәхмәтовлар “Нократ“ны ярата!
    Әлеге фактны тарихи һәм күрсәткеч дип атыйм. Гаилә дуслыгы, бер-берең белән аңлашып яшәү, максатчанлык, ата-ана зирәклеге таулар күчерергә сәләтле. Барысы турында да тәртип белән. Узган елның декабрь аенда шәһәребез мәктәпләре арасында газетабызга 2015нче елның беренче яртыеллыгына подписка рәсмиләштерүне оештыру буенча конкурс игълан иткән идек. Аңа йомгак ясар вакыт җиткәч, сыйныф...
    2245
    0
    0
  • 29 января 2015 - 07:20
    Мамадыш районы мөхтәсибенә 50 яшь
    Мамадыш районы имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиевның 50 яшьлек юбилее уңаеннан мәҗлес булды. Татарстан мөфтие һәм бөтен Диния нәзарәте исеменнән юбилярны мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин котлады һәм "Халыкка хезмәт өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләде. Илһам хәзрәтне 50 яшьлеге белән котларга күрше район имам-мөхтәсибләре, төбәк казыйлары, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт...
    2467
    0
    0
Реклама