Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республиканские новости

Утыз ел – икенче әни

Фирдания мәктәптә укыганда ук гомерен балалар тәрбияләүгә багышларга, дигән карарга килә. Бүген инде ул – дистәләгән генә түгел, йөзәрләгән сабыйларның “икенче әниләре“ булырга өлгергән үз эшенең чын остасы.

Шәмәк авылында туып-үскән кыз, Түбән Кама педагогия училищесын тәмамлауга, 1987нче елның 3нче августында Түбән Тәкәнеш авылындагы “Ләйсән“ балалар бакчасында тәрбияче буларак хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрә. Үзе дә кечкенәдән җаваплылык тоярга өйрәнеп үскәнлектән, бу бик тә үзенчәлекле, мәшәкатьле эшкә ияләнү, төркемдәге һәр сабый белән уртак тел табу авыр булмый аңа. Инде тәрбияче булып утыз елдан артык эшләү дәверендә йөзәрләгән баланы кабул итеп, беренче сыйныфка укырга озаткан ул. Балалар бакчасы бусагасын курка-курка гына атлап кергән сабыйлар, хәрефләр танырга, укырга, рәсем, төрле кул эшләнмәләре ясарга өйрәнеп, белем иленә кереп китәләр. Быел да мәктәпкә әзерлек төркемендәге егерме бала белән шөгыльләнә ул. Егерме балада – егерме холык. Әмма иңнәрендә утыз елдан артык эш тәҗрибәсе булган тәрбияче аларның барысының да нәрсәләргә сәләтле икәннәрен күргән, аларны акрынлап үстерә барган инде. Балалар бәйрәмнәргә, төрле конкурсларга берсен-берсе уздырып шигырьләр ятлыйлар, рәсемнәр төшерәләр. Аларның күңелләренә ачкыч ярата, үсендерә белә Фирдания Гыйззәтуллина. Әти-әниләр дә аның белән иң якын кешеләре кебек киңәшләшәләр.

Балалар бакчасы тәрбиячеләренең эше бер карашка бик җиңел кебек. Балаларны иртән кабул итәләр, ашатып-эчертеп, кич әти - әниләренә биреп җибәрәләр. Ә бит аларның эшләре бихисап. Иртән килүгә балалар гимнастика ясыйлар, аннан, алдан төзелгән планнар буенча, төрле юнәлешләрдәге шөгыльләре башлана. Хәзер бит балалар кече яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләренә, әйләнә-тирә мохитне танырга, музыкага өйрәнәләр. Тәрбияче алар белән, сәләтләрен, осталыкларын, җитезлекләрен үстерүгә юнәлдерелгән уеннар оештыра. Җылы, кояшлы көннәрдә урамга чыккач та, балаларның зиһеннәрен үстерүгә юнәлдерелгән уеннарга тартыла.

Апрельдә балалар бакчаларында да Габдулла Тукай айлыгы уза. Фирдания Гыйззәтуллина балалар белән Түбән Тәкәнеш китапханәсенә һәм музеена экскурсия оештырган. Ә инде бөек шагыйребезнең туган көнендә аның иҗатына багышланган кичә үткәрәчәкләр. Балалар Габдулла Тукайның шигырьләрен сәнгатьле сөйләргә әзерләнгәннәр. Шигырьләре һәм әкиятләре буенча инцинировкалар өйрәнәләр.

–Безнең Фирдания бик ярдәмчел. Иптәшләренә гел булышып тора, – ди балалар бакчасы мөдире Гөлгенә Мөхәммәтхаҗиева.

Фирдания Гыйззәтуллина хезмәттәге уңышлары өчен күп кенә Мактау грамоталарына лаек булган. Район күләмендә үткәрелә торган “Балалар талантлары салават күпере“, “Яшь буын, алга“ конкурслары дипломнары да бар аның. Узган ел беренче категорияле тәрбиячегә аттестацияне уңышлы узган.

“Безнең тәрбиячеләребез җәй җитүгә балалар бакчасы әйләнә-тирәсен гөлбакча әйләндерәләр“, – ди Гөлгенә Илсуровна. Фирдания – гөлләр дә ярата. Урта Тәкәнештәге өйләрендә гөлләрнең ниндиләре генә юк.

Гаиләсендә дә үзара мөнәсәбәт бер-береңне аңлауга, татулыкка корылган. Тормыш иптәше Фәрит белән күпләргә үрнәк булып яшиләр.  Акыллы, тәүфыйклы балалар үстергәннәр. Аларны олы тормыш юлына чыгарганнар.

Язмам герое үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шушы гомер эчендә армый-талмый хезмәт итеп, якты, матур эзләр калдырган. Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, тирән белемегезне, олы тәҗрибәгезне балалар тәрбияләү хакына тагын озак еллар эшкә җиксәгез иде.

МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев