Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республиканские новости

Татарстанга куркыныч грипп килә (КИҢӘШЛӘР)

Татарстанда бу сезонда грипп белән авырган 89 кешенең 39ы - бала. Ә үтә көчле тын юллары вируслы инфекцияләренә (ОРВИ) килгәндә, авыручыларның 80 процент өлеше - балалар. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина...

Татарстанда бу сезонда грипп белән авырган 89 кешенең 39ы - бала. Ә үтә көчле тын юллары вируслы инфекцияләренә (ОРВИ) килгәндә, авыручыларның 80 процент өлеше - балалар. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. Белгеч грипп һәм ОРВИ киң таралган вакытта өстәмә профилактика чараларын күрү мөһим булуын билгеләп узды. "Табиблар белән киңәшләшеп, иммунитетны күтәрә торган препаратлар кулланырга була. Әмма кайсылары икәнен табиб билгеләргә тиеш, чөнки авыру билгеләренә карап, һәр бала өчен ул индивидуаль", - дип белдерде ул. Любовь Авдонина кечкенә балалары булган әниләргә мөрәҗәгать итеп: "Хөрмәтле әниләр, авыру балаларыгызны бакчага, мәктәпкә, өстәмә белем бирү учреждениеләренә дәресләргә, төрле массакүләм чараларга йөртмәгез. Баланың концерт, утренниклары, башка чаралары да әле булачак, ә сәламәтлекне кире кайтарып булмый. Шуңа күрә, бер тапкыр утренника, я концертка бармый калу хәерлерәк, баланың сәламәтлеген куркыныч астына куймагыз. Сәламәтлек белән экспериментлар үткәрү кирәкми", - диде. Любовь Авдонина әйтүенчә, нинди генә симптомнар булса да, миндә грипп микән, юкмы икән, ятып торсам бетәр әле, дип икеләнеп йөрергә кирәкми. "Бөтенебез эшлекле хәзер, температура була торып, эш күп дип чыгып китәбез. Әмма авыру билгеләрен сизүгә, өйдә калырга кирәк. Сез үзегезгә дә, кешегә дә зыян китерәсез. Хезмәттәшләрегезнең гомерен дә куркыныч астына куясыз", - дип белдерде ул. Любовь Авдонина грипп вакытында олы яшьтәге туган-тумачаларны да ялгызын калдырмаска киңәш итте. "Әгәр хастаханәгә салу тәкъдим ителә икән, аннан баш тартырга кирәкми. Тагын бер кат кабатлыйм: грипп өзлегүләргә китерүе белән куркыныч", - диде ул. источник:tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X