Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республиканские новости

Сак булыгыз: Гүзәл Уразовага һөҗүм иткәннәр!

Әлеге куркыныч хәл гастрольләр вакытында – Пенза өлкәсенең Кузнецк шәһәрендә була.

Һөҗүм итүче кеше – хатын-кыз. Башта аны Гүзәлнең иҗатын яратучы фанат итеп кенә кабул итсәләр, аннары, концерттан соң хәтта Илдар да аңардан куркып качып йөри башлый.
-Гастрольләр вакытында нинди генә хәлләр булмый! Алар турында хәтта берничә томлык китап язып булыр иде. Кузнецкны хәтергә төшерсәк... Ул көнне ниндидер юмор концерты булды дип әйтергә дә була: ул апа җаным концерт буе тамашачыны үзенең сәер биюләре белән көлдерде. Залда да, сәхнәдә – минем янда да рәхәтләнеп биеп йөрде. Әмма бервакыт миңа ташланмасынмы?! Микрофонны тарта башлады. Үзенчә кочаклый, мине тарткалый, хәтта өстемә дә сикермәкче иде. Микрофонны бирмим дигәч, сукмакчы да булды хәтта. Аны залга алып төшәр өчен сәхнәгә администратор менде, тик апа аны да тыңлаудан баш тартты. Үзен гадәти булмаганча тотса да, концертка начарлык теләп килмәгән үзе: чәчәкләр дә алган, бер тартма кәнфит тә... Берсенә дә үпкә тотмыйм: төрле кешеләр була. Кем белә, бәлки аның тормышында ниндидер проблемалар булгандыр һәм ул безнең концертка күңелен бушатырга, рәхәтләнеп биеп, күңел ачарга килгәндер. Сәхнәдә мондый кискен хәрәкәтләр кайчак куркыта, әлбәттә, әмма нишлисең, эшебез шул. Без һәрвакыт халык белән бергә!
 

Источник: http://shahrikazan.com/news/yazmalar/sak-bulygyz-gzl-urazovaga-m-itknnr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев