Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республиканские новости

Мөнир Рахмаев үзенә нинди хатын-кыз кирәклеген әйтте

Эстрадада көнләшерлек буйдаклар саны бихисап. Шуларның берсе - Мөнир Рахмаев. Үзе чибәр, үзе галант, үзе матур бии! Өстәвенә, нинди шәп, 7-8 миллион сум торган машинада җилдерә! - Мөнир, "Инстаграм"дагы соңгы фотоларда машинагызда төшкән фотолар күп. Күптән түгел генә алдыңмы? - Күптән алдым инде, ел ярым элек. Бик ошый, рәхәтләнеп йөрим....

Эстрадада көнләшерлек буйдаклар саны бихисап. Шуларның берсе - Мөнир Рахмаев. Үзе чибәр, үзе галант, үзе матур бии! Өстәвенә, нинди шәп, 7-8 миллион сум торган машинада җилдерә!

- Мөнир, "Инстаграм"дагы соңгы фотоларда машинагызда төшкән фотолар күп. Күптән түгел генә алдыңмы?
- Күптән алдым инде, ел ярым элек. Бик ошый, рәхәтләнеп йөрим. Гомумән, мин "Порш" кумиры, әлеге фирма чыгарган барлык модель автомобильләр дә ошый. Əлбәттә, ул кадәр кыйммәт машина алганчы, шул акчаны башка файдалырак эшкә тотарга булыр иде. Əммә бер генә яшибез, теләгән эшләрне башкарып, ләззәтләнеп яшәп калырга кирәк. Шәхсән мин шуный фикердә.

- Əлегә өйләнәм димисеңме?
- Юк, йөрәгем буп-буш. Йөргән кызым да юк. Бүгенге көндә лаеклы кызны очрату бик авыр.

- Бәлки синең таләпләрең зурдандыр?
- Юк, артык таләпчән түгел мин. Акыллы булсын. Матур, тәрбияле гаиләдән булсын. Əлбәттә, ашарга пешерә белсен, чөнки мин - тәмлетамак. Үз-үзен карасын, һәрвакыт матур булсын. Минем кебек эш сөйсен, карьерист булсын. Дусларым белән уртак тел табу да мөһим факторларның берсе. Спорт белән шөгыльләнсен, мине аңласын. Кыскасы, минем дустым булсын.

- Моңа кадәр очрашып йөргән кызларыңны "очындыра" идеңме?
- Автомобильләр алып биргән булмады. Вак-төяк кенә: күлмәк, бизәнгеч, чәчәкләр...

- Сөйгәнегез дә булмагач, буш вакытларың ямансу үтмиме? Нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?
- Көн-төн эшлим. Сәхнәдән тыш та эшләрем бар. Йөзләгән җырчылар арасында бары тик 10-15е генә җанын биреп эшли. Шулар арасына үземне дә кертер идем. Һәрвакыт үсештә булырга кирәк.

Мин хыялланырга яратам. Хыялларымны максат итеп куям. Аллага шөкер, бүгенге көнгә кирәк бар әйберем дә бар: фатирым да, машинам да... Кулдан килгәнчә, әти-әниемә, якыннарыма ярдәм итәм. Интернетта гарип балаларга ярдәм кирәк дип языла икән, аларга да берникадәр акча күчерәм.

Салымнарымны, коммуналь хезмәт түләүләрен вакытында түлим. Бернинди дә бурычым юк. Иң мөһиме - Аллаһының барлыгына һәм берлегенә ышанам. Көн дә булмаса да, ураза да тотарга тырышам. Бер кешегә дә начарлык теләмим. Бу тормышта явызлыкка, көнләшүгә урын булырга тиеш түгел!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X