Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республиканские новости

Ләйсән Таишева кияүгә чыкты! (ФОТО)

Ләйсән Таишева кияүгә чыкты! "Татар радиосы"ың чибәр алып баручысы Ләйсән Таишева кияүгә чыкты! Яшьләр туйга иң якыннарын чакырып, мәҗлесне Казанда үткәргән. - Туебыз бик күңелле узды, Аллага шөкер. Мәҗлесне алып баруны Илшат Исхаковка тапшырдык. Артистлар чакыру буенча кыенлыклар булмады, чөнки гаиләбездә барысы да җырчы. Әнием дә, абыем да, Ландыш та...

Ләйсән Таишева кияүгә чыкты!
"Татар радиосы"ың чибәр алып баручысы Ләйсән Таишева кияүгә чыкты! Яшьләр туйга иң якыннарын чакырып, мәҗлесне Казанда үткәргән.
- Туебыз бик күңелле узды, Аллага шөкер. Мәҗлесне алып баруны Илшат Исхаковка тапшырдык. Артистлар чакыру буенча кыенлыклар булмады, чөнки гаиләбездә барысы да җырчы. Әнием дә, абыем да, Ландыш та (Римма Ибраһимова, Фәрит Таишев һәм Ландыш Нигъмәтҗанова - автор) котлап җыр башкардылар. Эш белән бәйле сәбәпле, әлегә ширбәт аен кичектереп торырга булдык, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Ләйсән Таишева.

Хәтерләсәгез, Сашаның Ләйсәнгә туры эфирда кияүгә чыгарга тәкъдим ясавы турында язган идек. Кияү Саша исемле булса да, татарча бик яхшы белә. Кияүгә чыгу тәкъдимен дә татар телендә әйткән. "Без ике елга якын очрашып йөрибез. Танышуыбыз кызык кына булды. Яшьләр үзәгендә дусларым белән йөргәндә урамда таныштык. Гомеремдә дә алай танышып буладыр дип уйламадым, гадәттә, уртак дуслар аша танышалар бит. Саша - иҗаттан ерак кеше, бик төпле, акыллы", - дип сөйләгән иде безгә Ләйсән.

Яшь гаиләне чын күңелдән котлыйбыз, гаилә бәхете, иминлек, сәламәтлек телибез!

источник: http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250