Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республиканские новости

Казанда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына 2 миллионнан артык билет сатылган

ЧМ-2018 матчларына билетларның яртысыннан артыгын чит ил җанатарлары алган.

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”). Быел Казанда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына Россиядә 2,2 миллионнан артык билет сатылган. Бу хакта Халыкара футбол федерациясе (FIFA) билет департаменты башлыгы Фалька Эллерга сылтама белән “Чемпионат” хәбәр итә.

Фалька Эллер сүзләренчә, FIFA дөнья чемпионаты матчларына билетлар сатылу темплары белән канәгать. “Билетларның күбесе - 1 млн 770 меңе - FIFA сайты аша бүлеп бирелгә. Сатуда 2 млн 700 мең билет бар. Билетларның 53 процентын чит ил җанатарлары алган, бу позитив күренеш”, - дип белдергән Эллер.

Иртәгә, 18 апрельдә, көндезге уникедә FIFA сайтында билетларны сатуның соңгы этабы башлана. Ул дөнья чемпионаты азагына кадәр дәвам итәчәк. "Беренче ике атнада сатулар онлайн гына булачак - без бөтен кешегә дә тигез мөмкинлекләр бирәбез. Шулай ук иртәгә, 18 апрельдә, билетларны кабат сату буенча рәсми платформа эшли башлый. Мәсәлән, әгәр сез билетны ярты ел элек алган булсагыз, ләкин матчка бара алмасагыз, платформада сез кунакларның исемнәрен үзгәртә йә билетны кире тапшыра аласыз", - дигән FIFA билетлар департаменты башлыгы.

Футбол буенча Дөнья чемпионаты Россиядә 14 июньнән 15 июльгә кадәр була. Казанда турнирның алты матчы узачак: Kazan-Arena стадионында Франция — Австралия, Испания — Иран, Польша — Колумбия һәм Германия — Южная Корея төркем этабы матчлары була. Шулай ук Татарстан башкаласында финалның сигездән бер матчы һәм бер чирек финал матчы була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X