Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республиканские новости

Казанда коткаручылар 12 һәм 13 яшьлек югалган кызларны эзли

Казанда 12 һәм 13 яшьлек ике кыз Дубрава экологик паркы янындагы урман полосасына гөмбә җыярга киткән һәм югалган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Бу хакта хәбәр бердәм 112 хезмәтенә кичә кич алынган. Хәбәр итүче хатын-кыз белдерүенчә, кызлар белән...

Казанда 12 һәм 13 яшьлек ике кыз Дубрава экологик паркы янындагы урман полосасына гөмбә җыярга киткән һәм югалган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу хакта хәбәр бердәм 112 хезмәтенә кичә кич алынган. Хәбәр итүче хатын-кыз белдерүенчә, кызлар белән элемтә югалган, аларның мобиль телефоннары сүндерелгән.

Урынга Казан коткаручылары киткән. Эзләү барышында кызлар өйләренә үзләре кайтып кергән, телефоннары сүнү сәбәпле, сөйләшә алмаганнар.

чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев