Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республиканские новости

Илсөя Бәдретдиновага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар! (ВИДЕО)

Кичә Балтачта Илсөя Бәдретдинова концертында бик кызык хәл булган. Илнур исемле ир-ат җырчыга кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. Тәкъдимгә җырчы нәрсә дип җавап биргән? Үзеннән сораштык.

- Илнурны мин хәзер танып беләм инде, ул ел да концертларыма килә һәм ел саен махсус миңа багышлап матур шигырь иҗат итә. Быел да чираттагы иҗат җимешен матур фотокәгазьдә бастырып, рамкага куеп алып килгән. Шигырьләренең матурлыгы?!

Илнур: “Миңа хәзер 50 яшь, нәрсәдән оялып торырга?! Кеше көлсә – көлсен, аларда бер эшем дә юк. Ник хисләрне яшерергә? Яратам сине, Илсөя!” – ди ул. Әлбәттә, зал алкышлый-алкышлый көлә, үземә дә кызык. Әмма ул кешенең әйткән сүзе ихлас икәне сизелә. “Аңлыйм, Илсөя, син минем белән яшәмиячәксең. Шуңа да мин Зөлфия белән яшим. Зөлфия мине ярата, ә мин сине. Әмма, теләгең булса, әйдә, безнең белән яшә. Хатыным каршы түгел. Зөлфия ашарга пешерер, мин синең керләреңне юармын. Керләрне кул белән, яхшы итеп юам”, - ди. Кызык тормыш булыр иде ул: ашарга пешерүче бар, кер юуучы киемнәреңне юа, ә Илсөя акча эшли!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Илнурның Илсөягә багышлап язган шигыре

 

Илсөя матурым!
Әгәр дә мине сине сөям дип,
Мең егет, мең җирдән, мең кода җибәрсә...
Шуларның берсе мин булырмын
Тик аны син кире җибәрмә.

Әгәр дә яныңда бөтерелеп
Әйләнсә йөз гашыйк, йөз егет...
Шуларның берсе мин булырмын
Сөюче гел сине өзелеп.

Әгәр дә эч серен яшерми
Эндәшсә “Җаным!” – дип ун кеше
Шуларның берсе мин булырмын,
Ут кебек кайнары, көчлесе.

Әгәр дә дөньяда бары тик
Бер генә ир калса
Гел сине өзелеп сөюче...
Әйе, ул да мин булырмын,
Бәгьрем, күз нурым диюче.

Әгәр дә бу олы дөньяда
Яныңа килмәсә бер ир дә...
Гафу ит син мине, кичерә күр,
Күмелгән булырмын мин җиргә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев