Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республиканские новости

Илназ Гарипов төрмәгә эләккән

Җырчы Илназ Гарипов төрмәгә эләккән. Аның өстеннән кызлар гариза язган. - Ярты ай элек Казан үзәгендә машина белән парковкадан чыгып барганда, бер кунакханәнең баскыч төбенә ялгыш көпчәк тиеп китте. Нәтиҗәдә ике плитка урыныннан төшкән, мин исә моны күрмичә китеп бардым. Анда мин булган кафе һәм янәшәдәге кунакханә белән икесенә бер...

Җырчы Илназ Гарипов төрмәгә эләккән. Аның өстеннән кызлар гариза язган.


- Ярты ай элек Казан үзәгендә машина белән парковкадан чыгып барганда, бер кунакханәнең баскыч төбенә ялгыш көпчәк тиеп китте. Нәтиҗәдә ике плитка урыныннан төшкән, мин исә моны күрмичә китеп бардым. Анда мин булган кафе һәм янәшәдәге кунакханә белән икесенә бер парковка. Машина белән чыкканда, урын тар булу сәбәпле, кунакханәдә эшләүче кызлар ничек чыгарга күрсәтеп торды. Һәм үзләре үк минем өстән гариза язган, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Лексус машинасында йөрүче Илназ Гарипов.

Закон буенча бу күренеш юл-транспорт һәлакәте булган урынны калдырып китү дип атала һәм моның өчен 1-1,5 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү яки 15 тәүлеккә административ арест каралган. Илназ әйтүенчә, суд булганнан соң, җырчы "эш"не Арчага күчерүләрен үтенгән, чөнки ул Арчада теркәлгән. "Арчада бу хәлне белгәч көлделәр, "бу малайны ник алып килдегез монда?" дип әйтүчеләр булды. Тик мин гаделлек яклы. Юридик белем алган кеше буларак, законны үтәргә кирәк дип саныйм. 15 тәүлеккә үк булмаса да, 1 тәүлек утырып чыктым. Шул ук вакытта кунакханәгә китергән зыянны да капладым. Шунысын аңламыйм: мин утырып чыкканнан дәүләткә нинди файда булды? Штраф түләтсәләр, файдалырак булыр иде", - диде Илназ.


Җырчы зур камерада үзе генә утырган. "Ашарга китерделәр, тик ул ризыкны никтер ашыйсым килмәде. Кофе эчтем. "Арча радиосы"н тыңладым, үземне дә ишеттем. Бик күп татар газетасы укыдым. Моңа кадәр аның кадәр газета укыганым юк иде әле. Күңелсез булмады, киресенчә, ял иттем. Биредә эшләүчеләр миңа карата яхшы мөнәсәбәттә булды, хөрмәт белән сөйләштеләр. Аннан соң чисталыкка игътибар иттем. Мин төрлесен күргән артист буларак шуны әйтә алам, камера кайбер район-авыллардагы гримеркалардан да чистарак булып чыкты", - дип белдерде Илназ Гарипов.

Источник: http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/66463-ilnaz-garipov-tөrmәgә-elәkkәn?.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X