Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республиканские новости

Элвин Грей Гөлназ Асаеваның туган көненә айфон бүләк иткән

Бүген эстраданың яшь, талантлы, чибәр җырчысы Гөлназ Асаева туган көнен билгеләп үтә. Иң истәлекле бүләге белән җырчы социаль челтәрдә дә уртаклашты. 19 яшенә Гөлназга зур чәчәк бәйләме белән Айфон телефоны бүләк иткәннәр. Кем дисезме? Элвин Грей үзе! "Кич белән өйгә курьер зур чәчәкләр белән телефон китерде. Айфон 7 плюс, алсу...

Бүген эстраданың яшь, талантлы, чибәр җырчысы Гөлназ Асаева туган көнен билгеләп үтә. Иң истәлекле бүләге белән җырчы социаль челтәрдә дә уртаклашты. 19 яшенә Гөлназга зур чәчәк бәйләме белән Айфон телефоны бүләк иткәннәр. Кем дисезме? Элвин Грей үзе!
"Кич белән өйгә курьер зур чәчәкләр белән телефон китерде. Айфон 7 плюс, алсу төстә, шундый зур! Нәкъ мин теләгәнчә! Радикка мине сөендергәне өчен рәхмәт! Ул кеше буларак та, дус буларак та искитмәле", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлназ Асаева. Ике яшь йөрәк арасындагы мөнәсәбәтләр әлегә кадәр сер булып кала. Әмма Гөлназ да, Радик та социаль челтәргә: "Синең хыял - минем теләк" дип язган.

"Дөресен генә әйткәндә, туган көнне яратмыйм. Туган көн булган саен картаясың бит ул. Шуңа күрә туган көнне алай ашкынып көтмәдем. Сәгать 12не суккач та, иң беренче булып дус егетем чәчәкләр бүләк итте. Көн дәвамында күп санлы котлаулар кабул иттем. "Вконтакте"да ике меңнән артык хәбәр килде. Инстаграмда да котладылар. Әти-әнием "нәрсә кирәк, үзең алырсың" дип бүләкләрен акчалата бирде. Туган көнне дуслар, туганнар белән ресторанда билгеләп үтәргә җыенам", - диде Гөлназ Асаева.

алынган чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев