Нократ

Сабан тургайлары бәхет теләгән

​​​​​​​Фазылҗан районның иң алдынгы колхозларын җитәкләгән, орден-медальләргә лаек булган, Корбанбикә – почтада, иминият компаниясендә эшләгән, бәхетле парлар булып балалар үстергән чакларын түгел, күбрәк сугыш елларындагы һәм аннан соңгы авыр вакытларны искә алып сөйлиләр. Гомер буе онытылмаслык булып хәтерләренә сеңеп калганнар.

Утызынчы еллар ахыры. Кече Сонда гомер иткән Сәхәбетдин хатыны Бибизәйтүнәне, өч баласын ияртеп Пермь якларына китә. Анда Пермьнән егерме километрдагы – урман эченә урнашкан Сталин заводының самолетлар пропиллеры өчен агач борыслар әзерләүче участогына эшкә урнаша. Бибизәйтүнәгә дә эш табыла. Барактан фатир бирәләр. Хезмәт хакы ала башлагач, Кече Сонда авыр тормышта яшәгән гаиләнең хәле җайланып китә, тамаклары туйганчы ашыйлар. Әмма, бөтенесен чәлперәмә китереп, сугыш башлана. “Сез авылга кайтыгыз. Мин киткәч, монда сезгә ярдәм итүче булмас“, – ди Сәхәбетдин хатынына. Җыенып, Берсут пристанена кайтып төшәләр. Аннан мең газаплар белән Кече Сонга кайтып җитәләр. Алар юкта өйләре тагын да тузган. Ремонтлап яши башлыйлар. Сәхәбетдин сугышка китә. Сугыш елларында күргән авырлыкларын сөйләп бетерә алмый Корбанбикә апа. Абыйсы да, энесе дә үлә. Күршеләрендәге өлкәнрәк яшьтәге Нурбикә исемле кыз, аны игеннәр өлгергәч, басуга алып барып, арыш башагы уарга өйрәтә. Арыш уып кайтып, кыздырып та ашый башлыйлар, кечкенә кул тегермәнендә ярма итеп тә яралар. Әнисе кәҗә алгач кына тамаклары туя башлый. Бәрәңге белән кәҗә сөте эчәләр. Бибизәйтүнәне берничә тапкыр урман кисәргә җибәрәләр. Корбанбикәне Сәхәбетдиннең әнисендә калдырып китәргә мәҗбүр була. Кабат ул әби дә вафат була.

Сугыш бетә. Корбанбикә күршедәге Югары Сонда җиде класс тәмамлап, дуңгыз фермасында эшли башлый. Терлекчеләргә икмәк тә, бераз хезмәт хакы да түли башлыйлар ул вакытта. Әнисе: “Балам тамак туйдырырлык эшли башлады“, – дип сөенә

Фазылҗан да, мәктәп тәмамлагач, Пермь якларына эшкә китә. Язмышларының тәңгәл килүеме, ул да Сәхәбетдин белән Бибизәйтүнә эшләгән участокка урнаша, анда эшләп кайта.

Бер елны Чүчи елгасында лагерь ясап, дуңгызларны җәйгә шунда күчерәләр. Корбанбикә эшкә анда барып йөри. Фазылҗан бу вакытта умарталыкта эшли. Көн саен юлда очрашалар. Тургайлар җырын тыңлап йөри торгач, тәмам дуслашып китәләр. Ике арада мәхәббәт кабына. Өйләнешкәндә икесенә дә егерме бер яшь була. “Корбанбикә авылның иң чибәр кызы иде“, – ди Фазылҗан абый.

Төп йортларында ярты ел чамасы торгач, иске генә өй сатып алып, аны ремонтлап яши башлыйлар, кабат шунда яңа йорт җиткерәләр. “Тормышта бөтен ирешкән уңышларым белән мин Корбанбикәгә бурычлы“, – ди Фазылҗан Газизҗанович. “Спартак“ колхозының баш зоотехнигы, авыл Советы башкарма комитеты, Куйбышев һәм Вахитов исемендәге колхозлар рәисе булды, орден-медальләргә, мактаулы исемнәргә лаек булды ул. Куйбышев исемендәге хуҗалык элек һәр гектардан 5,2 центнер уңыш алса, Фазылҗан Мөхәммәтҗанов аннан киткән елны 24 центнерга җитте. Ә Вахитов исемендәге хуҗалыктан пенсиягә чыкканда, хезмәт хакы буенча бурычлары юк иде; аннан 140 тонна дизель ягулыгы, 70 тонна бензин, 5 тонна май калды. Усалида эшләгәндә дә туган авылы Кече Соннан аерылмады ул. Өендәге умарталарын бетермәде. Инде сиксән яшенә җиткәч тә бал кортлары янында кайнашуын дәвам итә.

Корбанбикә апа белән Фазылҗан абый өч кыз, бер малай тәрбияләп үстерделәр. Олы кызлары Исламия мәгариф системасында хезмәт куйды. Уртанчы кызлары Фәния хәзер бизнес белән шөгыльләнә. Илсөяр – фармацевт. Рөстәм – шулай ук мәгарифтә. Мөхәммәтҗановларның хәзер инде сигез оныклары, дүрт оныкчыклары бар. Балаларының, оныкларының, оныкчыкларының уңышларына сөенеп бетә алмыйлар, аларны үз кортларының балларыннан өзгәннәре юк.

 

Фото из личного архива 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: