Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Персона

Сәидә Мөхәммәтҗанова: “Мамадыш бик матур шәһәр”

"Беренче канал"да узган "Голос. Дети" проектында катнашып, өченче урынны яулаганнан соң, Сәидә Мөхәммәтҗанова республикабызда гына түгел, ә барлык Рәсәй буенча популярлык казанды. Татар телендә яңгыраган "Су буйлап" җыры һәркемне таң калдырды. Проекттан соң Сәидәнең тормышы үзгәргәнме? Хәзерге вакытта җырчы кыз нәрсәләр өстендә эш алып бара? Әлеге сорауларга җавап табу максатыннан,...

"Беренче канал"да узган "Голос. Дети" проектында катнашып, өченче урынны яулаганнан соң, Сәидә Мөхәммәтҗанова республикабызда гына түгел, ә барлык Рәсәй буенча популярлык казанды. Татар телендә яңгыраган "Су буйлап" җыры һәркемне таң калдырды.


Проекттан соң Сәидәнең тормышы үзгәргәнме? Хәзерге вакытта җырчы кыз нәрсәләр өстендә эш алып бара? Әлеге сорауларга җавап табу максатыннан, Сәидә Мөхәммәтҗанова белән әңгәмә кордык.


- Тумышыгыз белән кайсы яклардан?
- Мин Казанда тудым, бүгенге көндә дә биредә яшим.


- Җыр сәнгате белән ничә яшьтән шөгыльләнә башладыгыз?
- Үземнең җыр-моңга гашыйк булуымны 5 яшьтә аңладым.


- "Голос. Дети" тапшыруы тормышыгызга үзгәрешләр керттеме?
- Тормышым проекттан соң үзгәрде, әлбәттә. Аннан соң таный, төрле чараларга чакыра башладылар.


- Җәйләрегез ничек үтә?
- Аллага шөкер, җәем бик күңелле һәм мавыктыргыч үтә. Рәхәтләнеп авылда ял итәм. Шушы көннәрдә Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнаштым, бик ошады.

- Җир йөзендәге бер кеше дә идеаль булып бетә алмый. Безнең һәрберебезнең дә күпмедер күләмдә тискәре яклары була. Сез үзегезнең тискәре ягыгыз дип нәрсәне атар идегез?
- Ялкаулыкны тискәре ягым дип саныйм. Әлеге сыйфат бераз миңа да хас. Ялкаулыкны җиңгәч кенә, уңышлы эшләр башкарып була.


- Томышыгызда булган иң кызыклы очрак белән уртаклашсагыз иде.
- Тормышымда кызыклы очраклар күп. Аерым гына әйтеп тә булмый. Минем һәр көнем кызык үтә.


- Сез бит әле укучы да. Уку вакытындагы чыгышларыгыз укуыгызга зыян салмыймы?
- Уку вакытында концертлар белән йөрергә тырышмыйм. Минем өчен беренче чиратта белем алу тора.

https://pp.vk.me/c630027/v630027407/409ad/pycd8O0XpH8.jpg


- Концерт программагыз белән Мамадышка килгәнегез бармы?
- Әлегә Мамадыш якларына чыгышларым белән барганым юк. Шулай да, Мамадышның бик матур булуын ишетеп беләм. Бу хакта Гөлсирин Абдуллина да сөйләде."Мамадыш кечкенә булса да, бик гүзәл шәһәр, яшьләре дә уңган. Тамашачылар һәрвакытта җылы каршы алалар", - диде ул. Моннан тыш, сездә һәрвакыт зур бәйрәмнәр уза. Узган елны Питрауда минем остазым Пелагея да чыгыш ясаган иде. Алла боерса, киләчәктә сезнең шәһәргә килергә тырышырмын.


- Хәзерге вакытта тамашачылар өчен нәрсәләр өстендә эшлисез?
- 12нче август көнне "Туган авыл" комплексында минем беренче иҗади кичәм узачак. Бүгенге көндә аңа әзерләнәм. Барлык тамашачыларымны кичәгә чакырып калам.

Табигыйлек - җырчы өчен иң мөһим сыйфатларның берседер, мөгаен. Ә Сәидә, чын мәгънәсендә, табигый кыз. Ул яулаган үрләренә карамастан, тыйнак һәм гади булып кала белә. Сәидә Мөхәммәтҗановага уңышлар һәм яңа җиңүләр теләп калабыз!

Әдел Әхмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев