Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Персона

Нурзадә: “Мамадышны Болгарга охшатам” 

Тумышы белән Арча районы Шура авылыннан булган Нурзадә татар эстрадасына 2000нче еллар башында аяк баса. Иҗат юлын ул ТРның халык артисты Искәндәр Биктаһиров төркемендә башлый. Бүгенге көндә 50дән артык җыр авторы булган моңлы тавышлы Нурзадә башкаруындагы җырлар күпләрнең күңелен яуларга өлгерде. Искиткеч җырчының иҗаты һәм тормышы белән кызыксынып, мин, Әдел...

Тумышы белән Арча районы Шура авылыннан булган Нурзадә татар эстрадасына 2000нче еллар башында аяк баса. Иҗат юлын ул ТРның халык артисты Искәндәр Биктаһиров төркемендә башлый. Бүгенге көндә 50дән артык җыр авторы булган моңлы тавышлы Нурзадә башкаруындагы җырлар күпләрнең күңелен яуларга өлгерде. Искиткеч җырчының иҗаты һәм тормышы белән кызыксынып, мин, Әдел Әхмәтҗанов, Нурзадә белән әңгәмә корырга булдым:

- Үзегезнең иң беренче язылган җырыгызны хәтерлисезме?

- Беренче тапкыр минем башкаруда "Үзең бүләк" дип аталаган җыр радиога чыкты. Репертуарымдагы "Кышкы моңнар" җырына исә тәүге мәртәбә көй яздым.

- Җырларыгыз күбесенчә ничә яшьлек кешеләр өчен дип уйлыйсыз?

- Мин төрле җырларны яратып башкарам. Алар арасында халык җырлары да, моңлылары да, тиз темптагылары да бар. Шуңа күрә тыңлаучыларым да төрле яшь вәкилләре.

- Татар эстрадасына карашыгыз нинди?

- Аллага шөкер, бүгенге көндә эстрадабызда күп кенә сәләтле җырчылар бар. Минемчә, һәрбер җырчының үз тыңлаучылары табыла. Әлбәттә, аның өчен тырышырга кирәк.

- Мамадыш якларына концертлар белән килгәнегез бармы?

- Сезнең төбәктә күп булдым. Мамадыш районының унлап авылында чыгыш ясарга насыйп булды.

- Җир йөзендәге һәр кешенең дә дуслары булырга тиеш. Һичшиксез, сезнең дә дусларыгыз бардыр. Алар арасында Мамадыш кешеләре бармы?

- Дусларым арасында мамадышлылар да бар. Ирина Ибушева белән бик яхшы аралашабыз. Гөлнара Габидуллина белән дуслар һәм коллегалар да әле. Моннан тыш, Мамадышта бәйрәмнәрен мин үткәргән кияү белән кәләшләр, туган көн ияләре дә юк түгел.

- Әгәр дә җырларыгызның берсенә Мамадышта клип төшерергә тәкъдим ясасалар, ризалашыр идегезме?

- Тәгаен гына әйтә алмыйм, бәлки ризалашыр идем.

- "Мамадыш" дигәч, күз алдыгызга нәрсәләр килә?

- Белгәнемчә, Мамадыш үзенең тарихи биналары, истәлекле урыннары белән танылган. Шуңа да, күз алдыма иң беренче булып, Болгар каласы шикелле иске шәһәр килеп баса.

- Шундый мөмкинлек туса, Мамадыш җырчылары белән дуэтта җырлар идегезме?

- Җырлар идем, мин кешеләргә җайлаша алам. Дөрес, минем белән дуэтта җырлаучы тырыш булырга тиеш.

- Буш вакытыгызда ниләр белән шөгыльләнәсез?

- Буш вакыт күп тәтеми. Шулай да, андый мөмкинлек килеп чыкса, китап укырга тырышам. Ял итәргә киткәндә дә үзем белән электрон китабымны алам. Моннан тыш, биим һәм кул эшләре белән мавыгам.

- Татар эстрадасындагы кайсы җырчыны үзегез өчен үрнәк дип атар идегез?

- Үземнең остазым дип Фердинант Сәләховны саныйм. Чөнки халык җырларын һәм классик композиторларның әсәрләрен репертуарыма алырга ул этәргеч бирде. Шулай ук, Зәйнәп Фәрхетдинованы бик яратам. Аның концертларына электән йөрим. Салават Фәтхетдиновның тырышлыгына сокланам. Мөгаен, аны үрнәк дип атар идем. Салават Миңнехановның да җырларын яратып тыңлыйм.

Әңгәмә ахырында Нурзадә Мамадышка яңа концерт программасы белән килергә теләвен белдерде. Моңлы, үзенчәлекле тавышлы җырчыга иҗади уңышлар һәм яңа үрләр теләп калабыз!

Әдел Әхмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев