Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Персона

Мингол Галиев: «Мамадышта исикиткеч бәйрәм уза»

Мөхтәрәм райондашлар, караңгы төшүгә карамастан, Мамадыш районы Җөри авылының Тырлау аланында Питрау бәйрәме гөрләп дәвам итә. Биредә районыбыз үзешчәннәре һәм мәркәзебездән килгән йолдызлар чыгыш ясый. Татарстанның халык җырчысы, Мамадышның горурлыгы, Мингол абый Галиев фикеренчә, әлеге бәйрәм төрле милләт вәкилләрен якынайта, алар арасында күзгә күренми торган җылы хисләр тезелгән ефәк җеп...

Мөхтәрәм райондашлар, караңгы төшүгә карамастан, Мамадыш районы Җөри авылының Тырлау аланында Питрау бәйрәме гөрләп дәвам итә.

Биредә районыбыз үзешчәннәре һәм мәркәзебездән килгән йолдызлар чыгыш ясый.

Татарстанның халык җырчысы, Мамадышның горурлыгы, Мингол абый Галиев фикеренчә, әлеге бәйрәм төрле милләт вәкилләрен якынайта, алар арасында күзгә күренми торган җылы хисләр тезелгән ефәк җеп суза.

-Минемчә, Питрау - изге бәйрәм ул. Чөнки монда кешеләр яңа дуслар, танышлар таба һәм рәхәтләнеп ял итә. Керәшен халкының искиткеч җырлары күңел түренә үтеп керә һәм изгелек бөртекләре сибә. Төрле милләт кешеләрен бер аланда күрү - зур бәхет. Форсаттан файдаланып, Питраудагы һәр кешене дә бәйрәм белән тәбрик итәм. Көннәрегез тыныч, табыннарыгыз мул, гаиләләрегез ишле булсын, - диде Мингол Галиев.

Әдел Әхмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев