Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Персона

Мамадыштагы үрнәк гаиләләрнең берсе Зиннәтуллиннар никахына 58 ел тула

Гаилә - җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге. Аның төп бурычы - яшьли туган сөюне ахыргача саклап, ана сөте белән балаларга яхшы сыйфатлар сеңдереп, тәрбияле, белемле, хезмәтен, туган илен сөйгән ул-кызлар тәрбияләү. Көмеш Күл авылында шушы гади генә кагыйдәләрне тормыш девизы итеп, 58 ел бергә...

Гаилә - җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге. Аның төп бурычы - яшьли туган сөюне ахыргача саклап, ана сөте белән балаларга яхшы сыйфатлар сеңдереп, тәрбияле, белемле, хезмәтен, туган илен сөйгән ул-кызлар тәрбияләү. Көмеш Күл авылында шушы гади генә кагыйдәләрне тормыш девизы итеп, 58 ел бергә матур гомер кичерүче Зиннәтуллиннарда кунакта булдык.
Чиләгенә күрә капкачы - бәхетнең менә шулдыр ачкычы. Язмабыз геройлары шушы мәкальнең тормыштагы ачык мисалы.
Алар икесе дә Көмеш Күл авылында туып-үсәләр. Гаилә башлыгы Фәйзрахман Зиннәтулла улы 1935нче елгы. Шушында башлангыч мәктәп, Алгайда 7 еллыкны тәмамлый. Әлфинур Хәсән кызы 1936нчы елгы.
-Безнең иңгә кечкенәдән печән чабу, су ташу, утын әзерләү кебек эшләр төште. Нужа калачын татып үссәк тә, бер эштә дә сынатмадык,- ди Зиннәтуллиннар.
-Без балачакта хәзерге кебек шартлар юк иде шул. Хәзерге сабыйлар бәхетле ул. Нәрсә кирәк дисәң, барысы да бар: өстәл тулы ризык, шкаф тулы кием-салым. Уенчыкларның да ниндие генә юк. Кадерен белсеннәр иде,- ди Әлфинур апа.
1959нчы елда Зиннәтуллиннар гаилә коралар. Аның бизәкләре һәм шатлыгы булып 4 бала дөньяга аваз сала. Олысы малай булса, калган өчесе кызлар. Алар башлы-күзле, үз гаиләләре белән гомер кичерәләр. бүгенге көндә өлкән Зиннәтуллиннарның 9 онык һәм 4 оныкчыклары бар. Быелның 1нче мартында Фәйзрахман ага белән Әлфинур апаның кавышып яши башлауларына 58 ел булачак.
-Кечкенәдән бер-беребезне белеп үстек. 58 ел гомер сизелми дә калды. Әле беркөнне дә сөйләшеп утырдык, кай арада вакыт узган дип. Эш белән, тормыш мәшәкатьләре белән күрми дә калдык елларны.
Фәйзрахман ага мәктәптән соң күмәк хуҗалыкта эшли башлый. Аннан армия хезмәтенә алалар. Сталинград өлкәсендә хезмәт итә. Солдат киемен салуга, кабаттан туган якларына кайта ул. Тәкәнеш сельхозтехникасында 35 ел буе токарь булып эшләгән.
-Яшь вакытта эшнең авырлыга сизелми бит ул. Ялларсыз эшләдем. Тиз арада техникаларга ремонт кирәк, шунда ук эшләп бирә идек. Җитәкчеләр дә яратты хезмәтемне. Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары бихисап җыелды,- ди Фәйзрахман ага.
Әлфинур апа шулай ук озак еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән. Сыерлар сауган, бозаулар караган.
Бүген Зиннәтуллиннар хаклы ялда. Әмма алар бер минут та тик тормый: балаларга, оныкларга булышалар, йорт хуҗалыгында да эшлиләр.
Гаилә коручы яшьләргә дә битараф түгел алар. Бәхетле һәм тигез тормыш телиләр, озак еллар тупланган тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашалар.
-Бәхетле гомер кичерер өчен бер-береңнең сүзен тыңлап, бер-береңне ишетеп, хөрмәт итеп яшәргә өйрәнергә кирәк.
Яшьлекләрендә күп тырышкан, эшкә чын күңел биргән бу пар бүгенге көндә бәхетле, тыныч гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X