Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Персона

Мамадышлыларга “Зирәкләр конкурсы“ның соңгы биреме

"Нократ" һәм "Вятка" газеталарының 12нче апрель санындагы "Зирәкләр конкурсы" биременә дөрес җавапны беренче булып Югары Ушма авылыннан Ленуза Мөхәрләмова атады. Ул Югары Ушма мәктәбендә татар һәм рус телләре укыта. "Ләрге, зәңгелә (гольян обыкновенный) дип аталучы әлеге балыклар элек Ушма суында да бик күп була, без, кечкенә чагыбызда, яулык, я күлмәк...

"Нократ" һәм "Вятка" газеталарының 12нче апрель санындагы "Зирәкләр конкурсы" биременә дөрес җавапны беренче булып Югары Ушма авылыннан Ленуза Мөхәрләмова атады.

Ул Югары Ушма мәктәбендә татар һәм рус телләре укыта. "Ләрге, зәңгелә (гольян обыкновенный) дип аталучы әлеге балыклар элек Ушма суында да бик күп була, без, кечкенә чагыбызда, яулык, я күлмәк итәге белән сөзеп тотабыз да, әбиләр алар белән бөккән пешереп бирә торганнар иде. Кабат алар бетеп тордылар. Хәзер тагын күренә башладылар. Без аларны "кыз-бикәч", "маймыч" дип йөри торган идек", - дип сөйләде ул. Әлеге балык Татарстанның "Кызыл китабы"на да кертелгән. Инешләрнең һәм сулыкларның пычрануы аларның кимүенә китерә. Ленуза Мөхәрләмова иганәчебезнең махсус призы белән бүләкләнә.

Газета һәм сайт укучылары игътибарына соңгы биремне җиткерәбез


Әлеге кошларны Нократның аргы ягындагы болынлыкларда, куе камышлар арасында очратырга мөмкин. Апрель ахырларында-май башларында җылы яклардан кайталар. Күлләрдә йөзәргә сирәк чыгалар. Җиңел һәм тиз очалар. Очканда аякларын артка сузалар, алар койрыкларыннан чыгып тора. Ояларын тал ботакларына коралар. Йомыркаларына ана кошлар да, аталар да утырып бала чыгара. Яшь балаларның мамыклары - кара, томшыклары кызыл төстә була. Еш кына бер җәйдә ике тапкыр бала чыгаралар. Август ахырларында, төнлә очып китәләр.

Җавапларны 3-21-34 телефонында Минневәрис Мингалиев кабул итә.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев