Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Персона

Мамадышлы Руслан Чернов белән Лилия Муллагалиеваны нәрсә бәйли

Мөхтәрәм якташлар, дөньяга күп кенә талант ияләрен бүләк иткән безнең район. Төбәгебездән чыккан нәфис сүз осталары, җырчы, биюче, язучылар - Мамадышның йөзек кашлары. Һичшиксез, туган ягыбыз язмышында аларның роле гаять зур. Тормыш бишегебезнең данын еракларга танытучылар исемлегендә Руслан Чернов та бар. Районыбызның Рәхмәт Полян авылында туып үскән егет милләтенә, халкына...

Мөхтәрәм якташлар, дөньяга күп кенә талант ияләрен бүләк иткән безнең район. Төбәгебездән чыккан нәфис сүз осталары, җырчы, биюче, язучылар - Мамадышның йөзек кашлары. Һичшиксез, туган ягыбыз язмышында аларның роле гаять зур.


Тормыш бишегебезнең данын еракларга танытучылар исемлегендә Руслан Чернов та бар. Районыбызның Рәхмәт Полян авылында туып үскән егет милләтенә, халкына багышлап шигырьләр, җырлар иҗат итә. Бүгенге көндә якташыбыз сүзләренә язылган җырларны Лилия Муллагалиева, Илсаф, Гөлнара Габидуллина, Вадим Захаров, Рафил Җәләлиев, Илгиз Хәсәншин, Ләбибә, Айгөл Рәхимова, Раян Садриев, Рәсим Низамов кебек җырчылар яратып башкаралар.

- Үземнең җырлар һәм шигырьләр язу сәләтемне 39 яшь тулгач кына ачыкладым. Авыл баласы булгач, кечкенәдән эшкә гашыйк булып үстем. Балачагым болыннарда печән, җиләк җыеп, балык тотып узды. Аллага мең шөкер, бүгенге көндә әти белән әнием исән-сау, алар янына атна саен кайтам. Җырларыма килгәндә, аларны төрле темаларга иҗат итәм. Араларында туган як, мәхәббәт, дуслар, әткәй-әнкәйләргә багышланганнары да бар. Шигырьләрем үзеннән-үзе туа. Аларны җырчылар үзләре дә сорап алалар, мин дә тәкъдим итәм. Алла боерса, киләчәктә иҗади кичәмне үткәрергә планлаштырам. Ел ахырына кадәр җырларыбызга тагын өч клип төшерергә ниятлибез, - дип безнең белән уртаклашты Руслан Чернов.


Рәхмәт Полян шагыйре язган җырларны Мамадыш йолдызы Гөлнара Габидуллина да башкара. Аның фикеренчә, Руслан Черновның шигырьләре тирән мәгънәле, уйланырга мәҗбүр итә торган. Алар кеше күңеленә үтеп керергә сәләтле.


- Русланны туганым кебек хөрмәт итәм, чөнки бабам белән аның әтисе якын дуслар булганнар. Аның белән иҗатташ һәм райондаш булуыма шатмын, - диде Гөлнара Габидуллина.


Язма ахырында якташыбызның туган авылына багышланган шигъри юлларын тәкъдим итәбез:


Кара урман уртасында матур алан,
Алан эчендәге авыл - Рәхмәт-Полян.
Ул авылның тамырында Зәйни халкы
Урман кискән һәм утырткан, һәм саклаган.

Курсәгез сез ул аланның матурлыгын,
Табигатьнең матур жире ул - берсүзсез.
Кыргый жәнлек, сандугачлар, бал кортлары
Яши торган алан бит Бу, бершиксез.

Халкы күркәм,табигате матур Бу авылның,
Бер-берсенә ярдәм итеп яши алар.
Тырыш хезмат куеп, үрлар яулау
Бу халыкның язмышына бит язылган.

Һәрчак сиңа ашкынабыз, Туган авылым,
Котәсеңдер сагынып безне минут саен.
Кулларыңны жәеп каршы алып,
Кочагыңа син аласың кайткан саен.

Сагындыра авылымда һәр авылдаш,
Истән чыкмый шуклы балачак.
Рәхмәт Аланында үткан көннәр,
Мәңге хәтеремдә калачак!!!



Әдел Әхмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев